tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов татарларны туган телдә хатлар язышырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов татарларны туган телдә хатлар язышырга чакыра

Рөстәм Миңнеханов татарларны туган телдә хатлар язышырга чакыра

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» посткроссингы сервисы аша кабул иткән открытканы Инстаграмга куеп, бөтен дөньяга таралган татарларны туган телдә открыткалар бирешергә өндәгән.

– Дуслар, узган атна ахрында хатлар язарга чакырганнан соң, миңа менә шундый матур татар открыткасы килде. Анда @tatarhatlar барлык милләттәшләребезне татарча хатлар язарга һәм матур открыткалар белән алышырга чакыра. Əйдәгез, без дә кушылыйк, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Узган атнада сервисны оештыручылар республика җитәкчесенә флешмоб оештыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*