tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния Нәзарәтләре — COVID-ка каршы
Диния Нәзарәтләре — COVID-ка каршы

Диния Нәзарәтләре — COVID-ка каршы

Бүген, Зөлкагъдә аеның 9-нчы көнендә (30-нчы июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкара интерактив онлайн-конференциядә катнашты. Әлеге чара бөтендөнья коронавирус пандемиясе (COVID-19) чорында БДБ мөселманнары Диния нәзарәтләре тәҗрибәләрен өйрәнүгә багышланды. Халыкара онлайн-җыенда Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Таҗикстан, Белоруссия, Үзбәкстан кебек чит илләрнең дини идарәләре, ислам мәгариф учреждениеләре белән беррәттән, Россия төбәкләре нәзарәтләре мөфтиләре, ислам югары уку йортлары ректорлары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Zoom платформасында үткән чара традицион рәвештә Коръән аятьләре укып һәм дога кылып башланды. Аннары барлык катнашучыларны Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин сәламләде, конференциянең максатлары һәм бурычлары белән таныштырып үтте. Ул әлеге җыелышның әһәмиятен билгеләп, исән-сау килеш, онлайн рәвештә күрешә алуга сөенүен белдерде. “Ялгызлык Аллаһыга гына килешә. Ә без, адәм балалары, бер ялгызыбыз аралашмыйча яши алмыйбыз. Шушы пандемия чорында без халыкка тагын да якынрак булу кирәклекне аңладык. Билгеле бер эшләү тәҗрибәләре белән уртаклашыр вакыт җитте, рәхим итеп, аралашыйк”, – диде һәм мондый очрашуларны ешрак, һичьюгы кварталга бер тапкыр уздырырга кирәклеккә басым ясады. Аннары Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан мөфтиятләре җитәкчелеге чыгышлар ясады.

Татарстан мөселманнары исеменнән барлык катнашучыларны пандемия шартларында республикабызның мөселман оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре, мөфтиятнең онлайн рәвештә эшләү тәҗрибәсе белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштырды. Ул әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм Татарстанда мөселман өммәтенең вируска каршы торуына нинди әзерлек чаралары күрелүе, эшчәнлек төрләренең яңа форматларына күчеш ничек баруы, үз-үзеңне читләштерү режимында халык өчен нинди файдалы ресурслар барлыкка килүе турында сөйләде. Мөфти ассызыклап узганча, беренче көннәрдән үк нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тарафыннан мөфтият, мәчет һәм мәдрәсә эшчәнлекләренә, шулай ук Рамазан аен үткәрүгә караган тәртипләр билгеләнде. Пандемия чорында голәмәләр читтән торып 4 утырыш үткәрде, 33 дини карар (фәтва) кабул итте, әлеге фәтваларның алтысы пандемиягә кагылышлы булды: гает намазын үткәрү мөмкин булмау, онлайн рәвештә җәмәгать белән намаз укырга ярамау, дезинфекция үткәргәндә составында спирт булган сыекчаларны куллану, җеназа намазын үткәрү, битлек һәм перчаткалар киеп намаз уку, намазга җыелучыларның буш ара калдырып намаз укулары турында.

Мөфти билгеләп узганча, Татарстанда мәчетләр ябык булуга, тәравих намазлары һәм ифтарлар үткәрелмәүгә дә карамастан, Рамазан ае нәтиҗәле узды. Халык арасында аңлату эшләре алып бару өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Даруль ифта” call-үзәге көндәлек эшчәнлеген көчәйтелгән режимда алып барды. Моннан тыш, алга таба сүз пандемия чорында башланып киткән онлайн дәрес-лекцияләрнең зур колач белән узуы, уразаның беренче көненнән старт алган Коръән хәтем кылуның уңышлы үтүе, быелгы VIII республикакүләм ифтарның үзенчәлекләргә ия булуы турында барды. Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелгәннән соң, нәзарәтнең барлык мәгърифәтчелек, хәйрия һәм яшьләр проектлары online форматка күчерелде: үз-үзеңне читләштерү режимы чорында һәм Рамазан аенда 94 онлайн-лекция, туры эфир, вәгазь үткәрелде. Уртача алганда, бу дәресләрдә 400-ләп кеше катнашты. Лекцияләр ZOОM платформасында һәм Инстаграм социаль челтәренең турыдан-туры эфирында @muslimmol, @islam_today_huzur, @huzurmedia һ.б. укылды. Рамазан аеның бизәге Коръән хәтем кылу булды. Быел “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны да зур колач белән узды. Җыелган акчалар 12 авыру балага дәваланыр өчен түләргә, 180 мең аз керемле кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтергә, Ютазы районы Иске Каразирек авылында үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында янган мәчетне торгызырга тотылды. Пандемия шартларында барлык хәйрия чаралары да санитар нормаларны үтәп гамәлгә ашырылды.

Үз чыгышына нәтиҗәләр ясап, мөфти хәзрәт пандемия аркасында Диния Нәзарәте һәм мәчетләр алдында килеп туган проблемаларга да тукталды. Шуларның берсе — төрле җимергеч мәгълүмати агымнарга каршы торырлык ислам турында күпсанлы интернет-контентлар барлыкка китерү:

– Татарстан Диния Нәзарәтендә иң зур мөселман медиахолдингларыннан саналган “Хозур” нәшрият йорты эшли. Анда басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, мөселман телеканалы, “Азан” интернет-радиосы эфирга чыга. Бу ресурсларны мәгълүмати яктан тулыландыру күп хезмәт таләп итә. Шуңа күрә мин сезне шушы эштә хезмәттәшлеккә чакырам һәм шушы ресурслар аша рухи байлыкны халыкка җиткерү өчен контент белән бүлешүегезне сорыйм. Ахыр чиктә, безне сезнең белән бер гомуми максат берләштерә бит: ул — Аллаһы ризалыгы һәм Россиядә ислам үсеше өчен эшчәнлек кылу.

Халыкара (интерактив) конференция нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителде. Анда, аерым алганда, БДБ илләре Диния нәзарәте арасында элемтәләрне ныгыту, уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан үзара багланышларны үстерү һ.б. буенча тәкъдимнәр бар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*