tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татмедианың вендинг аппаратыннан «Салават күпере» журналын алып бетергәннәр
Татмедианың вендинг аппаратыннан «Салават күпере» журналын алып бетергәннәр

Татмедианың вендинг аппаратыннан «Салават күпере» журналын алып бетергәннәр

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Тукай мәйданы» метро станциясендә урнаштырылган газета-журналлар сата торган аппаратыннан «Салават күпере» журналын сатып алып бетергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га журналны укучы хәбәр итте, ул журналның июнь санын сатуда таба алмавын әйтте.

«Салават күпере»нең сатуга чыгарылган тиражы төрле метро станцияләрендә, Республика клиник хастаханәсе һәм Ветераннар госпиталендә урнаштырылган вендинг аппаратларына, шулай ук йөзләп сату ноктасына куелган иде. Күп кенә киоскларда, шул исәптән «Тукай мәйданы» метро станциясендә журналның июнь саны сатылып бетте. Берничә данә редакциядә калды, укучыларны Декабристлар урамы, 2 йортта урнашкан редакциябезгә чакырабыз, журнал бәясе 50 сум», — дип аңлатты «Салават күпере» журналы баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Журналның июль саны 10нчы июльдә сатуга чыгачак. «Беренче мәртәбә „колаклы“ журнал әзерлибез, ул песи йөзе формасында булачак, үзе бер уенчык кебек. Эчендә бүләк тә бар — ябыштыргычлар. Журналның темасы — йорт хайваннары. Кызыклы, матур сан килеп чыга, укучыларыбыз бу санны да яратырлар дип уйлыйбыз», — дип сөйләде баш мөхәррир.

Алсу Исмәгыйлева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*