tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык күпере ныгытылды
Дуслык күпере ныгытылды

Дуслык күпере ныгытылды

Гастрольләрнең беренче өч көне Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә булса, калганнары М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтте. Сигез көн дәвамында барган һәр спектакль шыгрым тулы залларда барды, тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Әйткәндәй, камаллыларның репертуары да кызыклы иде. Монда классика белән беррәттән, шулай ук заманча, эксперименталь әсәрләр дә күрсәтелде. Театр коллективы Кәрим Тинчуринның — “Сүнгән йолдызлар”ын, Айдар Җаббаровның — “Хуш, авылым” һәм “Хуш, авылым. Хыял” документаль спектакльләрен, Мәхмүт Галәүнең — “Болганчык еллар. Мөһәҗирләр”, Илгиз Зәйниевның — “Өйләнәм.tat” усал комедиясен, Артур Шәйдулланың — “Сагынырсызмы?..”, Александр Володинның — “Санаулы кичләр”, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” музыкаль комедиясен тамашачылар хөкеменә чыгарды.

Моннан тыш, камаллылар Уфадагы гастрольләре кысасында төрле чараларда да катнашты. Коллектив артистлары Уфаның 65 һәм 84нче татар гимназияләрендә укучылар өчен остаханә, тренинглар оештырса, “Кызыл таң” гәзите редакциясендә журналистлар белән аралашты. Ә инде театр­ның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм аның төрле ел­дагы шәкертләре Заһир Ис­мәгыйлев исемендәге сәнгать институтында очрашуда булды.
Безнең редакциягә Г. Камал татар дәүләт театры ар­тистла­рының иң-иңнәре килгән иде, дисәм, һич арттыру булмас, чөнки аларның һәркайсы дис­тә­ләрчә рольләр уйнаган, образлар тудырган, дәрәҗәле исемнәр һәм иң мөһиме – бик күптән халык мәхәббәтен яулаган шәхесләр. Менә алар: Г. Тукай исемен­дәге Татарстан дәүләт, Муса Җәлил исе­мен­дәге республика пре­мияләре лауреаты, Ру­сиянең атказанган, Татар­станның халык артисты Илдус Әхмәт­җанов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хис­мәтов, Татарстанның халык артисты Илсөя Төх­вәтуллина, Русиянең атказанган, Татар­станның халык артисты Илдар Хәйруллин, Та­тар­станның атказанган артисты, Муса Җәлил исе­мендәге республика премиясе лауреаты Илнур Закиров.

Мәртәбәле кунаклар белән сөйләшү “түгәрәк өстәл” артында бик тә кызыклы, җанлы барды. Очрашуны ачып, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәр­рире Фаил Фәтхетдинов бер гасырдан артык тарихы булган гәзи­тебез, монда эшләп, чыныгу алып, зур үрләр яулаган таныл­ган шәхесләр турында да кызыклы мәгълүматлар җиткер­де.
– Бүген сезне редакция кунаклары сыйфатында күрүе­безгә бик шатбыз, чөнки “Кызыл таң” белән Г. Камал театры арасында дуслык күпере инде күптән салынган. Шулай да, 2008 елда булган соңгы очрашудан соң бик күп вакыт узган, шуңа күрә дә гәзи­тебезнең тарихы белән дә бер­аз таныштырып узам. Республика тарихында 104 яшьлек “Кызыл таң” гәзите зур урын алып тора. Әйткәндәй, монда төрле еллар дәвамында Баш­корт­станның биш халык шагыйре – Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Әт­набаев, Абдулхак Игебаев, Равил Шаммас һәм ике халык язучысы – Нәҗип Асанбаев белән Суфиян Поварисов хезмәт куйган. Алар барысы да бездә каләм­нәрен чарлап, әдәбият дөнья­сына юл ярган. Фән дөнья­сында киң танылу алган Илдар Низамов, филология фәннәре докторы Марсель Бакиров, соңрак “Ватаным Татарстан”да баш мөхәррир булып хезмәт куйган Мөнир Әһлиуллин да – безнең редак­циядә чыныгу алган кешеләр. Хәтта ки театр дөньясында танылу алган Зинира Атнабаева да бездә корректор булып эшләгән. Г. Камал театрында чыгышы белән Башкортстаннан булган артистлар белән дә без һәрвакыт горурландык һәм горурланабыз. Алдагы көннәрдә дә ике тугандаш республика арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр яшәячәгенә, тагын да ныгуына ышанам, – диде Фаил Камил улы.

Арытаба очрашуга килгән мәртәбәле кунакларыбыз һәркайсы үзе белән таныштырып узды, иҗатларында, тормышларында булган кызыклы вакыйгалар, хатирәләр белән уртаклашты. Бер үк вакытта журналистларның сорауларына да ихлас җавап бирде.
– Очрашуга чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Без Башкортстанга гастрольләр белән килгәндә һәрвакыт дулкынланабыз, чөнки монда зәвыклы, ихлас тамашачы. Ә инде ике республика арасында дуслык җепләренең ныклы булуына шигебез дә юк, чөнки ул һәрвакыт нык булды һәм булачак та, – диде Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.
Әйткәндәй, хезмәттәш­ләре аның “театрның алтын бага­наларының берсе” булуы хакында әйтеп узды.
Татарстанның халык артис­ты Әсхәт Хисмәтов, театрда хезмәт итүдән тыш, телевизион фильмнарда төшүнең нечкә­лек­­ләре турында да сөйләде. Журналистлар да аңа нәкъ шушы хакта сорау биргән иде.

– Пандемиягә кадәр Уфага гастрольләр белән җәй айларында килдек. Бу инде икеләтә рәхәт вакыт була иде, чөнки гастрольләр аншлаг белән бара, дуслар белән очрашабыз, Агыйделдә су коенабыз. Тик менә бу афәт күп нәрсәне үзгәртергә мәҗбүр итте. Шуңа да Уфа тамашачысы белән янә очрашуыбызга чиксез шатмын.
Мин бик күп телевизион фильмнарда төшсәм дә, иң беренче чиратта театр артисты булып калам. Әлбәттә, театр белән кинога төшү — икесе ике нәрсә. Мәсәлән, спектакль­дә бирелгән ролемнең сүзлә­рен мин репетиция вакытларында озак кына ятлый алам. Ә телевизион фильмда төш­кәндә эш бөтенләй башкача бара. Монда текстны төшерү мәйданчыгына баргач бирәләр дә, син аны шунда ук ятлап, рольгә кереп, уйнарга да тиешсең. Катлаулы һәм кызыклы процесс килеп чыга. Тагын, нинди дә булса эшкә алын­гансың икән, аны җиренә җиткереп башкарып чыгарга тиешсең, – диде Әсхәт Әсәдулла улы.
Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт, Муса Җәлил исемендәге республика пре­мияләре лауреаты, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәт­җанов редакциядәге 2008 елгы очрашуда да булган.

– “Кызыл таң” редак­ция­сендә соңгы очрашудан соң шактый гомер узган икән шул. Мин Уфага теләп киләм, чөнки монда үзенчәлекле тамашачы. Башкортстанлылар таләпчән, театр сәнгатен аңлап бәя би­рүчеләр. Бәлки, моның сәбәбе тарихка да барып бәйләнәдер. Ни дисәң дә, явыз Иван Татарстан җир­ләрен басып алып, татарларны чукындыра башлагач, алар арасындагы иң хәл­леләре, акыллы, тәвәккәл һәм максат­чан­на­рының күбесе Башкортстанга күчеп китәргә мәҗбүр бул­ган. Менә шушы сыйфатлар буыннан-буынга күчеп, әле дә саклана, минем­чә, – диде Илдус әфәнде.
Аннан соң ул “Без китәбез, сез каласыз” спектакленнән “Тукай” монологын очрашуга килгән һәркемнең йөрәкләрен җилкендереп, күңел түренә үтеп керердәй һәм уйландырырдай итеп укып ишеттерде.

Татарстанның халык артис­ты Илсөя Төхвәтуллина үзенең туган ягы булган Апас районы Дәвеш авылының да искиткеч матур табигать кочагында урнашканын һәм Башкортстанныкына охшашлыгын ассызыклады.
– Бәлки, үзем дә, табигать кочагында үскән бала буларак, романтизм рухы көчле булган Уфа тамашачысының да самимилеген, гадилеген тоямдыр һәм һәрвакыт сагынып киләм. Мин үзем Уфадагы гас­троль­ләрнең берсенә “Зәңгәр шәл”­дәге “Мәйсәрә” роле белән килгән идем. Менә нәкъ шул килүебездә Марсель абый Сәлимҗанов куйган “Зәңгәр шәл”нең яңа вариантын Башкортстан телевидениесе төше­реп алды. Шулай килеп чыкты инде, ул спектакльнең телеви­зион варианты безнең үзебез­дә юк. Менә шушы зур эшне башкарып чыкканнары өчен мин БСТга тагын бер кабат рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә, чөнки миңа ул язма бик тә кадерле.
“Театр – тормышның көз­гесе” дигән гыйбарә бар. Ми­немчә, гәзит редакциясе дә – ул тормышның көзгесе. Калә­мегез очлы, нык, көчле һәм иҗа­ди уңышлар юлдаш булсын! – диде Илсөя Төхвәтул­лина.

Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исе­мендәге республика премиясе лауреаты Илнур Закиров Уфа шәһәре, Башкортстан белән студент елларыннан ук танышлыгын әйтте.
– Минем Уфага беренче гастролем 2005 елда булганын хәтерлим. Курсташларым арасында да башкортстанлылар бар иде. Алар арасын­дагы­ларның берсе – “Нур” театры артисты Чулпан Раянова. Сез аны күбегез Зифа Кадый­рованың әсәре буенча куелган Фатыйма роле аша беләсез. Мин аның иҗаты белән танышып барам һәм уңышларына шатланам, горурланам. Дусларым, шулай ук, М. Гафури театрында эшләүчеләр арасында да бар, – диде Илнур Закиров һәм, Һади Такташның шигырен сәнгатьле итеп сөй­ләп, күңелләрне хушландырды.

Бу очрашуда Камал театры­ның фотографы Рифкать Якупов та бар иде. Ул республикабызда гына түгел, ә бөтен Русия киңлекләрендә киң танылу алган фотограф Рамил Килмәмәтов белән иҗатташ дуслыклары хакында бәян итте. Әйткәндәй, урыс мохитен­дә үскән Рифкать абый театрга эшкә килгәч кенә татар телен өйрәнүен әйтте.
– Спектакльләрдә һәм аларның репетиция барышларында сүзләрне аңлап, хәтеремдә калдырырга тырыштым. Ә инде мәгънәсен аң­ламаган очракта, сүзлектән карап белдем, һәм инде бүген мин туган телемдә иркен аралашам. Театр кешеләрне һәрьяклап яхшы якка гына үзгәртә, – диде ул.

Матур, җылы, эчтәлекле очрашуның истәлеге итеп, кунакларга “Кызыл таң” гәзи­тенең энциклопедиясе бүләк ителде һәм киләсе гастроль­ләрдә дә очрашырга сүз бирелде.


Зөһрә ИСЛАМОВА.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*