tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы катнашучылары Яшел Үзәндәге сәнәгать паркына килделәр
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы катнашучылары Яшел Үзәндәге сәнәгать паркына килделәр

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы катнашучылары Яшел Үзәндәге сәнәгать паркына килделәр

20-22 нче ноябрь көннәрендә Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы уза. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнаша.

Форумда катнашучылар бүген Яшел Үзән муниципаль районының «Зеленодольск» сәнәгать паркына килделәр. Кунакларны Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды һәм сәламләде.

– Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең 30 000 эш урыны бар, аның мәйданы 244 гектар тәшкил итә. Ә “Зеленодольск” сәнәгать паркы “Татарстан Республикасының Үсеше һәм Хөкүмәте фонды” ААҖ финанс ярдәме белән төзелде. Аның гомуми мәйданы 110 га. Биредә Wildberries, Ozon, Тарпикс, Татлифт, Татфарма, Промэнерго, Электрооптима кебек предприятиеләр урнашкан, – диде ул үз чыгышында. Шулай ук район башлыгы килгән катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшлеккә чакырды.

Делегатлар өчен «Зеленодольск» сәнәгать паркы турындак кыска фильм да күрсәттеләр. Хәзерге вакытта форумда катнашучылар өчен паркта урнашкан электрощит җиһазларын һәм электр автомобильләре өчен зарядлау станцияләрен җитештерү заводы “Электрооптима” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә экскурсия ясала.

Алга таба форумда катнашучылар «Энергоинновация», «Х5 Ритейл Групп», «ТМК Групп» һәм «Итле Китчен» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшчәнлеге белән танышачаклар. Әлеге сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.

.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*