tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дуслык” та кунакта
“Дуслык” та кунакта

“Дуслык” та кунакта

2023 ел Россия күләмендә – “Укытучылар hәм остазлар елы”. Шушы уңайдан,  8нче октябрьдә туган телебездә сөйләшергә, укырга-язарга, аның кадерен белергә, хөрмәт итәргә hәм сакларга өйрәткән иң – иң яхшы унөч татар теле hәм әдәбияты укытучысы Әстерханның “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыятенә кунакка килделәр.

Җәмгыять җитәкчесе Әнвәр Ибраhим улы Алмаев очрашуга килгән hәрбер укытучыны олылап каршы алды. Бәйрәмгә килгән ветеран укытучыларыбыз Заhидә Хәмит кызы Йосыпалиева(87 яшь), Вәлидә Әнвәр кызы Суфиева , Нурия Гомәрбик кызы Салиева үзләренең татар теле һәм әдәбиятын өлкәбездә беренчеләрдән булып ничек укыта башлаганнарын сөйләделәр.

“Дуслык” җәмгыяте исеменнән барлык укытучыларыбызга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Безнең очрашуыбыз җыр-музыка,  блиц-сораулар, мавыктыргыч уеннар белән бергә үрелеп барды. Очрашуны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Россиянең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы Есенбаева Наилә Ислам кызы әзерләде һәм алып барды.

Очрашу барышында ветеран укытучыларыбыз бүгенге көн кадагында торган  мәсьәләләргә дә тукталдылар, татар теленең онытыла баруына борчылуларын белдерделәр. Бүгенге көндә хезмәт куючы укытучыларыбызга акыллы киңәшләрен бирделәр.

Чәй табыны артында “Дуслык” җәмгыяте әгъзасы Рәсим Рамазан улы  Рамазанов барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ресторанда узачак Яңа ел кичәсенә чакыру җибәрәчәген  әйтеп узды. Барлык укытучыларыбыз очрашуны оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Әнвәр Ибраhим улының өлкәбездә татар халкын берләштереп, телебезне, гореф гадәтләрен саклап калуда алып барган эшләренә зур бәя бирделәр. Бәйрәмебез, гадәттәгечә, “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Наилә Есенбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*