tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы Мәүлид бәйрәмен оештырды
Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы Мәүлид бәйрәмен оештырды

Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы Мәүлид бәйрәмен оештырды

30 сентябрь көнне Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы Мәүлид бәйрәмен оештырды. Әлеге чарада “Татар гаиләсе” Бөтенроссия фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты.

“Мәүлид” – гарәп сүзе туу дигән мәгънәдә. Үзебезчә әйтсәк, иң сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне дигән сүз. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм кешеләрне шул дингә өндәргә боерды. Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны – дөнья һәм ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә.

Бу җырлы-догалы бәйрәм чарасы һәркайсыбызда  динебезгә карата хөрмәт хисен  тагын да арттыргандыр.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*