tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртөйле шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе “Базы кызы” исемле китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте
Дүртөйле шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе  “Базы кызы” исемле китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте

Дүртөйле шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе “Базы кызы” исемле китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте

2 октябрь көнне Дүртөйле шәһәрендә шагыйрә, Дүртөйле шәһәренең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы һәм “Әллүки” ансамбле җитәкчесе Светлана Васикова “Базы кызы” исемле китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
Чарада Светлана ханымның якташлары, дуслары, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Казаннан Дүртөйлегә шушы чара өчен махсус килеп, үз тәбрикләүләрен җиткерде.


Кадрия Рәис кызы милләткә хезмәт итүдә аеруча актив катнашкан милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*