tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Укытучылар көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Укытучылар көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Укытучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Укытучы һөнәре иң хөрмәтле, шул ук вакытта иң катлаулы һөнәрләрнең берсе булып кала.

Татар халкында “Белем нур – белмәү хур” дигән мәкаль бар. Сез армый-талмый, үз кыйблагызга тугъры калып шушы белем дигән нурны сабыйларга, укучыларыгызга таратасыз.

Белемеңне, тәҗрибәңне балаларга, яшь буынга тапшыра белү бөтен кешегә дә бирелә торган сәләт түгел. Укытучлар кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә. Без нинди генә дәрәҗәләргә ия булсак та, нинди генә һөнәр иясе булып хезмәт итсәк тә, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар.

Кадерле укытучыларыбыз! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телим. Белем чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Олуг ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе                                                            В.Г. Шәйхразыев   

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*