tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфган татарлары татар телен өйрәнә башлады
Әфган татарлары татар телен өйрәнә башлады

Әфган татарлары татар телен өйрәнә башлады

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Әфган татарлары өчен онлайн-курслар башланды. Ул атнага бер тапкыр оештырылачак. Дәресне Казан федераль университеты доценты Рамил Таһир улы Йөзмөхәммәтов алып бара. Ул фарсы һәм татар телләрен камил белә һәм укытучылык белән шөгыльләнә.

Бүген беренче дәрес узды. Онлайн-курсларда катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. “Әфган татарларының татар телен өйрәнергә теләвен без хуплыйбыз. Чикләр ачылганнан соң, дәреслекләр белән тәэмин итү мөмкинлеге дә булыр,”- дип белдерде ул.

Әфганстан татарлары татар телен өйрәнергә теләүләре хакында, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында узган телекүпердә әйткән иде. Очрашуда вице-премьер аларга курслар оештыру мөмкинлеге булачак дип ышандырды.

Бүгенге дәрес уңышлы узды. Онлай-курсларда катнашучылар алфавитны һәм “Танышу” темасын өйрәнде. Бөтендөнья татар конгрессының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева белдергәнчә, Әфган татарлары арасында татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый күп. Киләсе дәресләрдә аларның саны тагын да артачак.

Исегезгә төшерәбез, Әфганстан ислам республикасында 700 меңләп татар яши.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*