tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада мөнәҗәтләр кичәсе узды
Буада мөнәҗәтләр кичәсе узды

Буада мөнәҗәтләр кичәсе узды

Буаның “Әбү Хәнифә” мәчетендә халык күңелендә тирән эз калдыручы чара уздырылды. Ул халкыбыз авыз иҗатында мөһим урын алган дини җырлар – мөнәҗәтләргә багышланган иде. Әлеге мөнәҗәтләр кичәсе татар телен саклау, ислам диненең гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыру нияте белән уздырылды.

Чара Әлфия абыстайның Коръән укуы белән башланып китте. “Әбү Хәнифә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллинның вәгазе белән дәвам итте.

Буа мөслимәләре җитәкчесе Гөлира ханым мөнәҗәтләрнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Мөнәҗәтләргә рухи тәрбияви кыйммәтләр, тирән моң, зур мәгънә салынганын искәртеп үтте. Ошбу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, күңелләребезне тәэсирләндерә, халкыбызның бай мирасын аның үткәннәре белән бәйли.

Кичәне Вәлиуллина Миңнеруза үзенең мөнәҗәтләре белән дәвам итте. Сөләйманова Гөлсинә ханым үзе язган шигырьләрен мөслимәләр игътибарына тәкъдим итте.

Толымбай авылыннан килгән Мөлекова Гөлсинә ханым бүгенге мөнәҗәтләр кичәсендә үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре белән таныштырып узды.

Сүзне Түбән Наратбаш авылыннан килгән Хәйруллина Әлфия алды. Ул үзенең моңлы мөнәҗәтләре белән безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Барыбызга да көч, дәрт биреп торучы 82 яшьлек Габетдинова Наҗия апа безне һәрвакыт эшкә дәртләндереп тора. Бүген дә ул үзенең мәгънәле мөнәҗәтләре белән безне шатландырды.

Мөнәҗәт әйтүчеләрне табын артында бүләкләү булды. Соңыннан барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт әйтеп, Назимә ханым чыгыш ясады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*