tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Фәнис Яруллинның язмышына багышланган спектакль күрсәтеләчәк
Мәскәүдә Фәнис Яруллинның язмышына багышланган спектакль күрсәтеләчәк

Мәскәүдә Фәнис Яруллинның язмышына багышланган спектакль күрсәтеләчәк

19 мартта 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә (Әсәдуллаев йорты) Фәнис Яруллин әсәрләре буенча Раил Садриев сәхнәләштергән «Киек каз юлы» моноспектакле күрсәтеләчәк.

Моноспектакльдә шулай ук Буа дәүләт драма театры артистлары Илфир Солтанов һәм Айгөл Сәгыева катнаша.

«Киек каз юлы» – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның язмышына багышланган спектакль.

Моноспектакльнең нигезен Фәнис Яруллинның төрле елларда язган шигырьләре, «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән автобиографик повесте һәм истәлекләре тәшкил итә. Моноспектакль актерның тамашачы белән күзгә-күз карап, җанлы аралашуының шаһиты булу һәм хәтта сораулар биреп, аларга җавап ишетү мөмкинлеген дә бирә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*