tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Татар кызы” бәйгесе үткәрелде
Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Татар кызы” бәйгесе үткәрелде

Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Татар кызы” бәйгесе үткәрелде

12нче март көнне, “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” – Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәгендә, урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында 7 нче тапкыр “Татар кызы” бәйгесе үткәрелде. Барлыгы 64
оешмадан талибәләр катнашты. Соңгы турда 11 кызыбыз көч сынашты. Бәйгенең оештырылу дәрәҗәсе югары иде, бик матур чыгышларның шаһиты булдык.

Җиңүчеләр: Әхмәтҗанова Адилә (Арча пед.көллияте), Мөхәмәдуллина Эльвина (Казанның технология һәм дизайн көллияте),Талипова Гөлнара (Минзәлә пед.көллияте), Шарипова Зилә (Казан төзүчеләр көллияте). Барлык катнашучылар да Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*