tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә гимназиясенең иҗат коллективы Татарстанның “Сәйяр” фестивалендә җиңү яулады
Минзәлә гимназиясенең иҗат коллективы Татарстанның “Сәйяр” фестивалендә җиңү яулады

Минзәлә гимназиясенең иҗат коллективы Татарстанның “Сәйяр” фестивалендә җиңү яулады

Минзәлә гимназиясенең “Сәяр” труппасы Татарстан Республикасында үткәрелгән “Сәйяр” фестивалендә гран-при яулады.

– Без узган ел да Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңелләр” әсәре белән катнашып, әлеге фестивальдә катнашып, 1 урын яулаган идек. Быел исә, Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сәхнәләштердек, гран-прига лаек булдык. Әйтергә кирәк, әлеге әсәрне сәхнәләштерү күп көч таләп итте, 3 ай буена әзерләдек. Күпләр безгә: “Әле беркемнең дә Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен шулай сәхнәләштерүгә алынганы юк иде, зур эш башкаргансыз!”, дип тә әйттеләр, – дип хәбәр итте безгә Минзәлә гимназиясенең “Сәяр” труппасы җитәкчесе, Дамир Сираҗиев Әлфия Авзалова исемендәге, “Тантана” премияләре лауреаты Ленар Миңнемуллин.

“Сәйяр” республика театр фестивале-конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары редакциясе белән берлектә үткәрелә. Анда бөтен республикадан балалар һәм яшьләр театрлары катнаша.

menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*