tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург шәһәрендә татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачу планлаштырыла
Екатеринбург шәһәрендә татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачу планлаштырыла

Екатеринбург шәһәрендә татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачу планлаштырыла

2021 елның 13 октябрендә 11: 00 сәгатьтә Екатеринбург шәһәре, “Халыклар дуслыгы” скверында татар шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл ачу планлаштырыла.

Тантанага Свердловск өлкәсе губернаторы Е.В.Куйвашев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев, Екатеринбург шәһәре мэры А. В. Орлов, Екатеринбург шәһәрендә чит илләрнең генераль консуллары һ. б. чакырулы.

Бюстның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган скульптор Винера Абдуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*