tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашты
Милли Шура рәисе Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашты

Милли Шура рәисе Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашты

Бүген Симферопольнең иң борынгы мәчетендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әмирали Аблаев белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, 5 нче октябрьдән 6 нчы октябрьгә кадәр ТР Вице-премьеры Кырым Республикасында. Биредә берничә эшлекле очрашу планлаштырылган, алар арасында Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашу да бар. Иртәгә Милли Шура рәисе Ялта шәһәрендә Советлар Союзы Герое Г.А. Мәҗитовка мемориаль такта ачу тантанасында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*