tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Кырым Республикасына эш визиты ике көн дәвам итәчәк. “Симферополь” Халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов һәм милләттәшләребез каршы алды.

Бүген Васил Шәйхразыев Севастополь шәһәрендә эшлекле очрашулар уздыра. Иртәгә, 6 нчы октябрьдә, Милли Шура рәисе Советлар Союзы Герое Г. Мәҗитов хөрмәтенә мемориаль такта ачылу тантанасында катнашачак. Шулай ук, Ялта шәһәре татар җәмәгатьчелеге вәкилләре,  “Акчура” иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән очрашу планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*