tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Токиода 2020 елгы XXXII җәйге Олимпия уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде
Рөстәм Миңнеханов Токиода 2020 елгы XXXII җәйге Олимпия уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Токиода 2020 елгы XXXII җәйге Олимпия уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы спортчыларын – 2020 елда Токиода XXXII җәйге Олимпия уеннарында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.

Олимпиячеләрне спорттагы җиңүләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Чын күңелдән Сезне Токиода узган Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга мөрәҗәгать итеп. – Ярышлар пандемиягә бәйле тәнәфестән соң узуга карамастан, сез чын профессионаллык, осталык, максатчанлык, җиңүгә омтылышны күрсәттегез».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, безнең спортчыларның Олимпия уеннарындагы нәтиҗәләре нәтиҗәсендә Татарстан тагын да күбрәк танылды. «Һичшиксез, ярышлардагы уңышлар – спортчыларның һәм тренерларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе», – диде ул.

Татарстан Президенты олимпиячеләр өчен бөтен ил белән җан атуны искә төшерде.

«Сезнең казанышлар – спорт мәктәпләрендә, түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче яшь спортчылар, малайлар һәм кызлар өчен яхшы стимул. Без алга таба да спорт резервы күнегүләре өчен барлык шартларны да тудырачакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген республикада 11 меңнән артык спорт объекты эшли. Аларның күбесе дөнья стандартларына туры килә. Без заманча спорт комплекслары, йөзү бассейннары, боз сарайлары, спорт мәйданчыклары төзүне, шулай ук объектларны кирәкле җиһазлар, яңа җайланмалар белән тәэмин итүне дәвам итәбез».

«Кадерле дуслар, без бөтен республиканы үз хезмәтләре белән данлаган спортчылар, тренерлар белән горурланабыз, әле зур җиңүләр киләчәктә дә  булыр дип ышанам! Сез безгә үз җиңүләрегез һәм казанышларыгыз белән онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәксез. Сәламәтлек һәм уңышлар сезгә!», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

Аннары Токиода 2020 елгы XXXII җәйге Олимпия уеннарында җиңүче һәм призер спортчыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Олимпиячеләр «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены һ.б. югары бүләкләргә лаек булдылар.

Елена Бритвина

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*