tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта «Шома Бас» төбәкара фестиваль-бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Екатеринбургта «Шома Бас» төбәкара фестиваль-бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Екатеринбургта «Шома Бас» төбәкара фестиваль-бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Татар биюен башкаручыларның «Шома бас» дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе быел Россиянең 14 төбәгеннән 530дан артык катнашучыны берләштерде. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Гран-При һәм 100 000 сумга сертификат Чиләбе өлкәсе, Аргаяш районы, Ишалино бистәсенең «Умырзая» халык коллективына бирелде. Коллективның җитәкчесе – Селиванова Ксения Андреевна.

Җиңүчеләрнең исемлеге белән Вәкиллек сайтында танышып була.

Фестивальдә Свердловск, Чиләбе, Курган, Оренбург, Төмән, Түбән Новгород, Кемерово өлкәсе, Пермь крае, Татарстан Республикасы, Башкортстан, Коми, Әстерхан шәһәре, Санкт-Петербург, Көньяк-Сахалинн шәһәрләреннән килгән биючеләр катнашты.

Конкурсантларны танылган балетмейстерлар, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре бәяләде.

«Шома бас» татар биюен башкаручыларның төбәкара конкурсы Екатеринбургта 2017 елдан бирле үткәрелә. Ул Россия халыкларының сәнгатен һәм мәдәниятен күрсәтә һәм саклый, башка халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә карата хөрмәт хисе тәрбияли, диелә бу хәбәрдә.

Биредә Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Килешү Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында мәдәни багланышларны үстерү, шулай ук төбәкләрнең мәдәният учреждениеләре һәм мәдәният тармагындагы белем бирү учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан төзелде, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*