tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә актив яшьләрне бүләкләделәр
Тубыл шәһәрендә актив яшьләрне бүләкләделәр

Тубыл шәһәрендә актив яшьләрне бүләкләделәр

Тубыл шәһәре П.Ершов исемендәге драма театрында “Яшьләр элитасы” шәһәр күләмендә узган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел шәһәрнең фән, иҗтимагый эшчәнлек, мәдәният һәм башка өлкәләрдә зур казанышларга ия булган яшьләрне ачыклау һәм бүләкләүгә юнәлтелгән традицион чарада 50 кеше катнашкан.

20 номинациядә узган бәйгедә җиңүчеләр арасында безнең якташларыбыз да бар.“Елның яшь эшмәкәре” – “KIever Land”-балалар академиясендә интеллектуаль үсеш” җитәкчесе – Диана Кәримова, яшьләр һәм профилактиканы тормышка ашыру үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, “ЭкоТобольск” экологик агарту проекты җитәкчесе, “Делай” Бөтенроссия волонтер-экологлар иҗтимагый оешмасының региональ координаторы Алиса Вагапова, ”Ел студенты”-Төмән дәүләт индустриаль университетының 3 курс студенты Гүзәл Юмашева, “Ел интеллекты” номинациясендә “18-35 яшьтәге”  катнашучылар арасында җиңүче дипломы белән Тубыл тарих-архитектура музей тыюлыгында экскурсия хезмәте күрсәтү буенча баш белгеч Яна Абдуллина бүләкләнде. Ул бәйге турында үзенең фикерләре белән уртаклашты.

“Яшьләр һәм яшь белгечләр өчен мондый бәйге кирәк. Мин бик шатмын хезмәтебезгә зур бәя бирүләренә. Тубыл шәһәре Россиянең иң матур тарихи шәһәрләренең берсе. Төмән дәүләт университетын тәмамлап музей юнәлешендә эшли башладым. 7ел Тубыл тарих-архитектура музей-тыюлыгында эшлим. Безнең музейга ел дәвамында күп укучылар, студентлар килә. Алар өчен төрле кызыклы, файдалы чаралар үткәрәбез. Экскурсияләр үткәрүдән илһам алып, шәһәргә килгән кунакларның сорауларына җавап биреп, хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп эшлим. Экскурсияләр тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, күренекле шәхесләребезне оныттырмый торган музей юнәлеше. Экскурсовдчылар белән очрашудан, музейда узган чаралардан һәркем үзе өчен яңалык та ала. Үзем аспирантурада укыйм, күп вакытымны фәнни китапханәләрдә, архивларда үткәрәм”,-дип шатлыклы вакыйгадан соң үзенең кичерешләре турында сөйләде.

Яңа Абдуллина хезмәт юлында зур мәдәни-массакүләм чаралар, фәнни–гамәли конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр оештыра һәм үткәрә. Ул экскурсия маршрутларын яңарту, тулыландыру максатыннан фәнни–тикшеренү юнәлеш буенча эшли.”Себер татар тур” экскурсия маршрутын булдыра. Тубыл урамнары–онлайн проектта, “Император маршруты” төбәкара проектында һ.б актив катнаша.

Быел музейда узган Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы, сугыш ветераны Я.К.Зәнкиевның тормышына һәм иҗатына багышланган “Мәхәббәт белән сугарылган тормыш” дигән чаралар циклында төрле яшьтәге тубыллылар катнаштылар.

”Ел интеллекты” бәйгедә җиңү яулаган Яна Абдуллинаны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. Алга куйган максатларыгызны үтәргә язсын!

Бәйгедә катнашып дипломнар, значоклар белән бүләкләнгән тырыш, эшчән яшь якташларыбыз хезмәтләренең нәтиҗәләре белән шатландырып торсыннар. Сезгә киләчәктә дә яңа үрләр яуларга язсын.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*