tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрының «Камыр батыр» спектакле «Арлекин» премиясе номинанты булды
Кариев театрының «Камыр батыр» спектакле «Арлекин» премиясе номинанты булды

Кариев театрының «Камыр батыр» спектакле «Арлекин» премиясе номинанты булды

Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының «Здесь был Кай» спектакле һәм Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрының «Камыр батыр» спектакле  «Арлекин» премиясе номинанты булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова яза.

Аларны эксперт жюри әгъзалары «Арлекин» премиясенә дәгъва кыла торган спектакльләр буларак сайлап алган.  «Арлекин» – балалар өчен театр сәнгате өлкәсендә Россия илкүләм премиясе.

Ике спектакль дә XX фестиваль-премиянең юбилей программасына керәчәк һәм киләсе елның апрелендә Санкт-Петербургта күрсәтеләчәк.

“Здесь был Кай” спектакленнән тыш, без фестивальгә шулай ук “Удивительный чердак” һәм “Приключения Гены Стратофонтова” спектакльләре белән гаризалар җибәрдек – ягъни, премиягә балалар өчен 2022 елның беренче яртысында чыгарылган барлык спектакльләрне дә тәкъдим иттек. Нәтиҗәдә, “Здесь был Кай” спектакле генә узган, бу хакта үзебез кичә генә белдек. Әлегә фестивальдә безнең спектакльнең датасы һәм мәйданчыгы билгеләнмәгән, премияне оештыручылар белән без бу хакта сөйләшүләр алып барачакбыз», – дип шәрехләделәр яңалыкны Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының матбугат хезмәтендә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*