tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әкият аша хәзерге хатын-кыз образын өйрәнүче рәссам Эльмира Сафинаның күргәзмәсе ачылды
Әкият аша хәзерге хатын-кыз образын өйрәнүче рәссам Эльмира Сафинаның күргәзмәсе ачылды

Әкият аша хәзерге хатын-кыз образын өйрәнүче рәссам Эльмира Сафинаның күргәзмәсе ачылды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә «Хатын-кыз образларында мәдәни код» дигән шәхси күргәзмәне карады. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Күргәзмәнең авторы – талантлы рәссам Эльмира Сафина. Тумышы белән Ул Казаннан, хәзер Мәскәүдә яши. Күргәзмә башкаланың Hidden Place галереясында ачылды.

Күргәзмәдә үзәк урынны Сөембикә патшабикә образы алып тора. Картинага «Легенда» исеме бирелгән.

Үз иҗатында Эльмира Сафина әкият эстетикасы аша хәзерге хатын-кыз образын өйрәнә. Аның картиналары автор техникасында тукымаларга һәм келәмнәргә май белән язылган. Һәрбер эш тамашачыга риваятьләр һәм халык хикәятләре дөньясына чумарга тәкъдим итә.

Эльмира 2012 елдан бирле сәнгать белән шөгыльләнә. Академик сәнгать белеме бар, әмма актуаль заманча техниканы актив куллана. 2021 елның мартында ул үз иҗатын масштаблаштырырга була һәм эшләре өчен берничә бүләк ала.

Эльмира Сафинаның «Хатын-кыз образларында мәдәни код» күргәзмәсе 21 июльгә кадәр тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*