tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак сөлгеләр уйнап тора көрәшчеләр билендә
Ак сөлгеләр уйнап тора көрәшчеләр билендә

Ак сөлгеләр уйнап тора көрәшчеләр билендә

Язгы чәчүләр тәмамлангач, татар авылларында борын­гыдан килгән Сабан туйлары башлана. Менә Самара өлкәсендә, Камышлыда да үткән атнада, төгәлрәк, 10 июньдә, бәйрәмчә киенгән халык Сабан туе кырына агылды.

Дөрес, быел бәйрәм кайгысымы инде, үткәрмәсәләр дә ярар иде, диючеләр дә аз булмады. Әмма милли бәйрәм бит, күңел ачып, бәйрәм итеп кенә йөри торган чара түгел. Ул татарларны, янәшәбездә яшәгән башка милләт кешеләрен берләштерә торган вакыйга да. Быел, мәсәлән, Сабан туенда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыю чарасы булган.

Атлар килә чабыштан

Программа, һәр­вакыт­та­гыча, ат чабышлары белән башланып китте. Ярышка сиг­нал биреп өлгермәделәр, иярләнгән атлар күз алдыбыздан очып үткән кебек булдылар. Бу көнне атка атланып та, арбага утырып та чабучылар булды. Атларның көче һәм тизлеге һәркемне таң калдырды. Кулларындагы телефоннарын кесәләренә яшереп, кара күзлекләрен маң­гайларыннан төшереп куярга да онытып, халык чабышкылар өчен җан атканда урыннарыннан сикерешеп торучылар да, җайдакларны һәм атларны да куәтләп кычкыручылар да булды. Шулай итеп, арбага җигелгән атларда – Наил Мингазов, атланып чабучылардан – әсәкәйле Эдуард Назаров, җирле атларда – Валерий Титов беренче урыннарны яуладылар.

Сабан туен ачу тантанасы

Чабышларны карап кызган ирләр, хатыннарын, балаларын һәм кунакларын ияртеп, бәйрәмне ачу тантанасына юнәлделәр. Район авыллары администрацияләре һәр­берсе үз чатырын куйган: биредә Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт ке­ше­ләре көндәлек тормышын су­рәтләүче җиһазлар, чигеш-паласлар, савыт-саба тезеп куелган, аллы-гөлле милли костюмнарын киеп, милли ашлар пешереп алып килүче хуҗалар елмаеп каршы алалар. Шулай ук биредә космоска, робототехникага, кул эшләренә, спортка багышланган стендлар да бар иде. Аерым урын Камышлы биатлончысы Эдуард Латыйповның җиңүләренә багышланган. Теләгән кеше, аның Олимпия медален тотып, фотога да төшә алды. Сабан туе кунаклары өчен оештырылган чатырларда милли ризыклар белән сыйланып, дуслары бе­лән очрашып, җырлашып- биешеп туйгач, халык сәхнә тирәсенә җыелды.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*