tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында үз мәдәниятен Саба районы тәкъдим итәчәк
«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында үз мәдәниятен Саба районы тәкъдим итәчәк

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында үз мәдәниятен Саба районы тәкъдим итәчәк

26нчы июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә, «Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында, Саба муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшылырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган «Дастаннарга тиң, әй, ямьле Сабам!» дип исемләнгән бай программа тәкъдим итә.

Кунакларны ниләр көтә соң:

Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе каршындагы мәйданда, 16:00-18:00 сәгатьләрдә:

  1. Ачык һавада халыкны фольклор коллективлар, үзешчән башкаручылар, Саба районында туып-үскән танылган җырчылар матур урам концерты белән каршы алачак.
  2. IED-экранда Саба районының тарихи мирасын, мәдәниятен чагылдырган видеоролик күрсәтелә.

«Дастаннарга тиң, әй, ямьле Сабам!» тарихи-мәдәни, этнографик мәйданын тәкъдим итү:

  1. «Дус яшибез татар илендә!» – мәдәни мирасны, милли ашларны, рус, татар, удмурт, керәшен, башкорт халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы интерактив этнографик мәйданчык. Биредә «Мирас», «Сударушки», «Нардуган», «Тюрагай» фольклор коллективлары җырлап-биеп кенә калмыйча, кунакларны борынгы йолалаларга да җәлеп итеп, Саба төбәгендә яшәүче иң төп биш милләтнең халык уеннары рухын бүлешәчәк. Һәр кунак милли ашлар белән сыйлана ала!
  1. «Ни чәчсәң, шуны урырсың…» – балалар иҗаты мәйданчыгы, яшь буынның мәдәни ялын, иҗади эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук балалар өчен остаханәләр.
  2. «Батырларның даны – мәңгелек!» – ватанпәрвәрлек мәйданчыгы.
  3. Филармония янәшәсендәге шәһәр паркында кәсепчеләр һәм халык һөнәрчеләренең «Һөнәрле кеше – хөрмәтле кеше» темасына декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе. Һәр кунак тәкъдим ителгән әйберләрнең күңел биреп, милли төсмерләрне, бизәкләрне саклап ясалуына инаначак. Шулай ук туку, чигү, балчыктан әвәләнгән сувенирлар бизәү, саклавыч-курчаклар, милли бизәнү әйберләре ясау, талчыбыктан үрү, кәрзин үрү, итек басу, балчыктан музыкаль инструментлар ясау буенча осталык дәресләре алу мөмкинлеге була. Саба районы биләмәсендә яшәп килүче барлык халык сәнгате төрләре буенча да остаханәләр оештырыла.
  4. «Театр яктылыкка, нурга илтә» – районның «Халык театрлары» коллективлары тарихы белән танышу.
  5.  «Сабафест» милли уеннары һәм «Чабата» биюе буенча мастер – класслар.

Мәйданчыкка килүче кунаклар мичтә пешкән коймак, Саба болыннарында үскән үләннәрдән әзерләнгән шифалы чәй белән сыйлана ала.

Филармония бинасының 1нче һәм 2нче катларында:

  1. «Сабам – Идегәйгә тиң борынгы салам» – төбәгебезнең тарихи урыннары, матур парклары, мәдәни мирасы чагылдырылган этнографик күргәзмә һәм туристик маршрутлар белән танышу.
  2. «Милли ризык – илнең даны, табын яме!» – районыбызның традицион милли ашлары презентациясе.
  3. «Күренекле шәхесләрең белән шөһрәтең арта, Сабам!» танылган шәхесләргә: Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миннихановка,РСФСР һәм СССРның атказанган урманчысы Н.М.Миннихановка, Саба төбәгендә канат ярган халык рәссамнары, музыкантлары, сынчылары, артистларына багышланган иҗади киңлек.
  4. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Хәтер – милләтләрне берләштерә!» күргәзмәсе.
  5. «Без – булдырабыз!» – районыбызның сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге казанышларына багышланган күргәзмә.

18:30-20:30 сәгатьләрдә кунакларны төп сәхнәдә иң яхшы башкаручылар, иҗади төркемнәр, фольклор, халык коллективлары һәм үзешчән сәнгать вәкилләре катнашында, Саба районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте, йолалары, җыр һәм биюләре чагылдырылган  «Милли моңнар Ватаны син – Сабам!» дип исемләнгән зур концерт программасы көтә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*