tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры Чаллыга гастрольләргә бара
«Әкият» курчак театры Чаллыга гастрольләргә бара

«Әкият» курчак театры Чаллыга гастрольләргә бара

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры ике спектаклен Чаллы балалары карый алачак.

«12, 13 һәм 14 октябрь көннәрендә гастрольләр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә үтәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Чаллыга Редьярд Киплинг әсәре буенча куелган «Маугли» музыкаль-пластик спектакле һәм Льюис Кэрролл әсәре мотивлары буенча куелган «Страна чудес Алисы» спектакле барачак.

Әлеге спектакльләрне сәхнәгә театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйган.

Гастрольләр афишасы: 12 октябрь – 11:00, 13:30, 18:00 – «Страна чудес Алисы», 13 октябрь – 11:00, 13:30 – «Страна чудес Алисы»; 14 октябрь – 11:00, 13:30, 18:00 – «Маугли».

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*