tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яшь килен» проектының җиденче сезоны башланды
«Яшь килен» проектының җиденче сезоны башланды

«Яшь килен» проектының җиденче сезоны башланды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте, гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, мөселман яшьләре арасында популярлык казанган «Яшь килен» проектының яңа җиденче сезонын башлады. Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 8 нче көнендә (4 октябрьдә) Казанның Галиев мәчетендә проектта катнашучылар беренче тапкыр очрашты. Бу юлы яшь килен булырга 50 мөслимә теләк белдерде.

Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Дәресләр Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.

Кияүдә булмаган, кияүдәге һәм ярәшелгән мөслимәләрне академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Белешмә. 
«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла. Шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашуларда, видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*