tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” конкурсына эшләр кабул итү тәмамланды
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” конкурсына эшләр кабул итү тәмамланды

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” конкурсына эшләр кабул итү тәмамланды

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесе 2022 нче елның 16 нчы сентябреннән 5 нче октябренә кадәр дәвам итте. Ул төрле яшь категориясе буенча “Минем яраткан укытучым” номинациясендә узды. Төп максат – укытучының җәмгыятьтәге ролен, дәрәҗәсен үстерү, балаларда әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Конкурс барышында барлыгы 63 эш килде. Бәйгедә Татарстанның Буа, Актаныш, Кукмара, Балык Бистәсе, Әлмәт, Саба, Балтач һ.б. районнары, шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Әстерхан,Оренбург, Ульяновск өлкәләре катнашты. Барлык милләттәшләребезгә дә актив булганнары, матур, эчтәлекле язмалары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесенең җиңүчеләре 14 нче октябрь көнне игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы хакында хәбәр аерым булачак.

Оештыру комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*