tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган бәйге-фестивальнең гала-концерты уза
Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган бәйге-фестивальнең гала-концерты уза

Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган бәйге-фестивальнең гала-концерты уза

Бүген, 23 октябрь, Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган бәйге-фестивальнең гала-концерты уза. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

-Әлфия апаның исеме һәрвакытта да татар шәхесе булганда иң алдынгы, иң лаеклы урыннарда була. Халык белән бергә тәрбияләнеп, халыкка рәхмәтле булып үз гомерен шушы һөнәргә багышлый. Ул татар халкына, татар милләтенә хезмәт итүне бер генә көн дә туктатмый, – диде Милли Шурасы рәисе.

Васил Шәйхразыев Җырчы Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Нигъмәдҗанова Зөлфия Гомәр кызына “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара Берлеге медален тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*