tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Арбаш авылында хәрбиләргә токмач әзерлиләр
Югары Арбаш авылында хәрбиләргә токмач әзерлиләр

Югары Арбаш авылында хәрбиләргә токмач әзерлиләр

Арбашлыларның бу беренче тапкыр гына җыелулары түгел. Махсус хәрби операция, илебезгә килгән авырлык авыл халкын тагын да берләштергән, якынайткан. Башта алар бергә-бергә җылы оекбашлар бәйләгәннәр, маскировка челтәре үргәннәр, менә хәзер токмач кисәргә уйлаганнар.

— Махсус хәрби операция башланганнан бирле җирлектә төрле ярдәм чаралары оештырыла, безнең авыл халкы да анда актив катнаша. Мөмкинлегебездән чыгып, барлыгы 60 мең сум акча җыйдык, әлеге суммага төзелеш материаллары алып җибәрдек, шулай ук 236 пар йон оекбаш бәйләдек, маскировка челтәре үрдек, — диде Югары Арбаш авылы мәдәният йорты директоры Энҗе Гайнетдинова. — Мәдәният йортында «Яшьлек» ансамбле эшли. Анда йөрүче кызлар белән социаль челтәрдәге үзебезнең төркемдә еш аралашабыз. Бервакыт шулай солдатларга тагын ничек ярдәм итәргә мөмкин дип фикерләштек, киңәшләштек тә, тамаклары тук булсын дип, токмач кисеп җибәрергә уйладык. Моның өчен клубка кичке сәгать җиделәргә, йорт-кура тирәсендә эшләр тәмамланганнан соң җыелабыз. Ә эш беткәч, үзебез алып килгән тәм-томнар белән бергәләп чәй эчәбез.

Гомумән, арбашлылар мәдәният йортында оештырылучы чараларда бик теләп катнаша икән. «Кемнәр йөри алмый, аларны машинага утыртып, үзем алып киләм», — ди директор. Ә «Яшьлек» ансамбленең үзешчән артистлары мәдәният йортында атнага ике тапкыр җыела. Анда Өркеш һәм Югары Арбаш авылыннан барлыгы 12ләп кеше йөри. Араларында иң яшенә 17 яшь булса, иң өлкәненә — 66 яшь.

— Ерак юлга токмачны тутырып җибәрү өчен, өчәр литрлы чиләкләр сатып алдык. Барлыгы ун чиләк токмач әзерләргә исәплибез. Ә он, йомырканы исә һәрберебез өйдән алып килде, — дип сөйләде мәдәният йорты директоры. — Башкарган изге эшләргә хәрбиләрдән, аларның әти-әниләре, якыннарыннан рәхмәтләр ирешеп тора. Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз, вакытлыча ялга кайткан чакта килеп, шәхсән җылы сүзләрен ирештерде. Без әлеге гамәлләребез белән туган як җылысын хәрбиләргә тапшыра алабыз икән, бу үзе зур эш бит. Бөтен теләгебез: хәрби операция тизрәк төгәлләнеп, барлык солдатлар исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Ә без алга таба да моның өчен көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз.

Токмачны тапшырганнан соң, бер бармаклы бияләйләр тегәргә исәплибез. Кышкы салкыннарда ул егетләрне бераз гына булса да җылытыр дип ышанабыз.

Венера Гыйззәтуллина, Өркеш:
Без токмач кисәргә Өркештән ике кеше киләбез. Авыл арасы ерак түгел, җәяү йөрибез. Үзебездә клуб юк, шулай да авыл халкы, урамда җыелып, маскировка челтәре үрде, кибеттән төрле кирәк-яраклар алып тапшырды. Изге эштән читтә каласы килми, Энҗе чакыргач, бирегә килергә дә бик теләп ризалаштык.

Зоя Йосыпова, Югары Арбаш:
Мин ун елга якын китапханәдә эшләдем, сигез ел авылда ветераннар советы рәисе булып торам. Җирлектә үткәрелә торган чараларда актив катнашырга, үз өлешемне кертергә тырышам. Токмач кисү кебек ярдәмнәр оештыру барысы да солдатларыбыз, илебездә тизрәк тынычлык урнашсын өчен. Үзем дә 10-15 пар оекбаш бәйләп бирдем, гаилә белән ике капчык бәрәңге, яшелчәләр, ярмалар, токмачлар тапшырдык, әле дә өйдә консервланган салатлар, тозлаган яшелчәләр әзерләп куйдык. Аллага шөкер, мин эшли алам, егетләргә булыша алам дип сөенәм.

Гадилә Моратова, Югары Арбаш:
Авыл Советында озак еллар сәркатип булып эшләдем, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Бөтен тормышыбыз шушы мәдәният йортында узды. Җырларга бик яратам. Биредә үткәрелә торган очрашуларны күңел көтеп ала, әле күптән түгел генә Халыкара өлкәннәр көне оештырылды, Мәүлид кичәсенә җыелдылар. Хәзер авылларда элеккеге кебек бер-береңә йөрешү, кич утырулар юк, шуңа күрә мондый очрашулар бик кирәк дип уйлыйм. Токмач кисәргә җыелуның төп максаты егетләргә ярдәм итү булса да, бу авылдашлар белән очрашу, аралашу, хәл-әхвәл белешү өчен тагын бер сәбәп бит.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*