tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районы “Ак калфак” оешмасы Сабантуй батырларына сөлге чигүгә кереште
Әлки районы “Ак калфак” оешмасы Сабантуй батырларына сөлге чигүгә кереште

Әлки районы “Ак калфак” оешмасы Сабантуй батырларына сөлге чигүгә кереште

Татар халыкның иң борынгы матур йолаларының берсе – Сабантуй батырына сөлге чигу. Халкыбызның көнкүрешендә дә, көндәлек тормышында да,йолаларын­да да урын алган, җырларга кергән чигүле сөлге.

Дөньяга яңа гына аваз салган бала­ны ак сөлгегә төргәннәр. Кыңгыраулы туй атларын сөлге бизәгән. Киленнәрнең каенаналарына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Туй­дан соң су юлы күрсәтүчегә, мунча ягу­чыга, никах укучыга, башкодага бүләк итеп сөлге әзерләнгән. Сабан туеның колга башларында җилфердәгән чигүле сөлге. Мичтән чыккан икмәк, кадерләп, сөлгегә төреп куелган. Куна­кларны чигүле сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар.

Әлкинең Ак калфаклары зур бәйрәмебезгә әзерләнеп батырларга сөлге чигугә керештеләр.

Татар хатын-кызының уңганлыгын, осталыгын, гаилә кыйммәтләрен үзләштерү дәрәҗәсен дә күрсәтә сөлгеләр. Алардагы бизәк-рәсемнәргә халкыбызның бәхет һәм матурлык ту­рындагы уй-хыяллары, иң якты хис- тойгылары салынган.

Чиккән сөлгеләребез батырларга барып ирешсен.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*