tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры Казанга «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килә
Әлмәт театры Казанга «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килә

Әлмәт театры Казанга «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килә

Әлмәт театры Казан тамашачысын «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакленә чакыра. Үткән сезон премьерасы булган әлеге спектакльне театр беренче мәртәбә Казанга алып килә.

Спектакль 30 гыйнвар көнне Камал театрының Зур залында күрсәтеләчәк. Башлана – 19.00 сәгатьтә. Театр кассасында билетлар бик аз калып бара.

Әлмәт театрында Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча бу спектакльне режиссер Айдар Җаббаров чыгарды.

  • Театр артисты Айрат Мифтахов «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.
  • Спектакльдә Хәзрәт һәм Батюшка рольләрен башкарган Динар Хөснетдинов «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә ия булды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*