tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбур шәһәре һәм өлкәсе мәчетләрендә ислам диненә кагылышлы “Ачык ишекләр көне” узды
Оренбур шәһәре һәм өлкәсе мәчетләрендә ислам диненә кагылышлы “Ачык ишекләр көне” узды

Оренбур шәһәре һәм өлкәсе мәчетләрендә ислам диненә кагылышлы “Ачык ишекләр көне” узды

Январь аеның унбишендә Оренбур шәһәре һәм өлкәсе мәчетләрендә ислам диненә кагылышлы “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Терешкова урамында урнашкан Җәмигъ мәчетендә дә бу көнне гыйбадәтханәгә күпләп халык килде. Кызыксынганнарга  дөньяви, дини тормышка кагылышлы сорауларны андагы дин әһелләренә биреп була иде.

Аллага шөкер безнең мәчетләр җайлы гына көн күреп яшәп яталар. Дөньяви тормышка кагылышлы мәсьәләләр кайда да бар инде… Чөнки дини үзәкләребез халык белән эш йөртә. Дини кагыйдәләр, ислам динебезгә таянып яшәвебез бер булса, икенче яктан без бит әле башка халыклар белән дә элемтәләребезне өзми, тату яшәргә бурычлыбыз. Бер-беребезне ишетә, күрә белүләр бик тә кирәк. Шуның белән дә инде, мәчетләребездә ачык ишекләр көне игълан итеп,  төрле милләт кешеләре белән файдалы очрашулар, сөйләшүләр оештыру бик мөһим эшләр.

Мин исә, үз уйларымны барлап, кыска гына нәтиҗәләр ясап үтәсем килә. Аллага шөкер, бу очрашуларның барлыгына һәм дә аны оештырган барча  имамнарга, Оренбур өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Әлфит хәзрәткә рәхмәтләремне белдерәсем килә.

Безнекеләр, барча кунак булып килгән кешеләрне бер итеп туплап, мәчет эченә, түргә кертеп урнаштырдылар. Әйтеп үтәргә кирәк, бу җыелышка башка милләт кешеләре балаларын да ияртеп килгәннәр иде. Без түргә узганда, бер яңа туган сабыйга исем кушу йоласы бара иде. Монысын җыелган халык гаҗәеп күзәтеп торды. Шулай шул, төрки милләт ата-аналары гореф гадәтләре, йолаларына тугры булып көн күрәләр. Исем бит ул сабый баланың киләчәген билгели, Раббыбыз тарафыннан аның юлын тигезли, мәгънәле гомерен бирә… Шушы биләүдәге сабыйга исемен Назар диеп куйган ата-анага имам үз аңлатмаларын бирде… Төрки милләтләр Нәзер диеп дәшкәннәрен тасвирлады. Бу вакыйга минем өчен бер дә яңалык булмады. Әле ярый үзебезнең инсаф матур исемнәребез бар. Куаныч, аек акыл йөрткән гаиләләр аларны күпләп кушалар. Исем-атамаларын дөрес итеп сабый колагына сала белгән укымышлы дин әһелләребез безгә хезмәттә.

Бу йола тәмамлануга, халык Әлфит хәзрәт вәгазен бик кызыксынып тыңладылар. Ул бу җыелышта да милләтләрнең, Раббыбыз тарафыннан яратылган кешеләрен бер беребезгә хезмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә чакырды. Барчаларыбыз өчен дә Раббыбызның бер һәм бар икәнен инандырды. Безгә тик ватаныбызга тугры хезмәт итеп, бер-беребезнең карашларын хөрмәт итеп яшәргә генә кала. Дин кагыйдәләре барча китапларыбызда тик матурлыкка дәшә… Безгә сабыйларыбыз колакларына аны гаиләләребездә ук  салырга бурычлы икәнебезне искә төшерде. Ата-ананың нарасыйга иң беренче үзләре үрнәк икәннәрен онытмаска кушты. Баланың иң беренче гаиләдә нәрсә күреп үскәне аның холкына сеңгәнен җентекләп аңлатты. «Ата баласы хата булмас» – ди безнең халык. Шулай инде, безнең бит бу бәйләнешкә кагылышлы ничәмә төпле мәкальләребез генә бар. “Аталы бала – аркалы, аналы бала – иркәле” шул, без барчаларын тулы гаиләләрдә генә тәрбияләсәк иде…

Минем үземә дә килгән халыклар каршысында сүз тотарга насыйп булды. Безнең туфракта төрле сәбәпле табылган борынгы экспонатлар турында сөйләдем. Хазар Каганаты чоры, “Кәсебе хәлфә” исемле бик борынгы, күкрәккә тагып йөртә торган билге фотоларын күрсәттем. Бу табылдык безнең мәдрәсәләребездә дәрес биргән, дәрәҗәле хәлфәләр генә тага торганын исбатладым. Мәдәни мирасыбызны ачыклаган экспонатларны Каргалы авылы музеена тапшырылганы турында белдердем. Бу уртак, изге эшкә ачык күңелле төрле милләт кешеләренең катнашканы турында әйттем. Яшь буынга бик тә күркәм, үрнәк сыйфатлар икәнен онытмасак иде.

Әйтеп үтәсем килә, изге эшләрдә Хөсәения мәчетенең дә катнашканын (Киров урамында урнашкан). 1942 елны  сугыш кырларында һәлак булган егетебезне ( Гафаров А.Х) Сталинград кырларыннан өлкәбезгә алып кайтырга, яңадан җирләргә булышканнарын аңлаттым. Хөсәения мәчете әгъзаларына да зур рәхмәтләремне белдерәм. Шулай ук җыелган халыкка данлыклы ата бабаларыбыз турында да кыска гына информация җиткерелде. Динебезгә таянып, уртак эшләребездә бергә булырга язсын дусларым. Бер беребезнең күңелләрен күреп, йолаларыбызга таянып яшәүләргә ниләр җитә? Ихластан туган җылылыкны якыннарыңа, дусларыңа тарату, халкың белән вакытлы хәбәрләшү дә үзе бер бәхет икән.

Шулай итеп мәчетләребездә ачык ишекләр көнен үткәрү бик тә кирәкле, нәтиҗәле эшләр. Йомгаклап әйткәндә, җыелган халыкның биргән сораулары, кызыксынганнары моңарга дәлил… Ватаныбызга, динебезгә тугры булып калыйк.

Әлфит хәзрәт вәгазеннән соң, җыелган халык мәчет әгъзалары оештырган табында тәмле ризыклар белән сыйландылар. Дөрес тә инде, табыннарыбыз мул, исәнлекләребез мөлдерәмә тулы булып, сабыйларыбызга үрнәк булып яшәргә генә кала. Моңарга өстәп, дөньяларыбыз да тыныч кына булсын иде… Шушы көнне сугыш кырларында булган егет кызларыбыз исән имин кайта күрсеннәр. Арабыздан киткәннәргә догада булыйк, якыннарына сабырлыклар телик. Мөмкинчелекләр булган тиңелте ярдәмләшик. Илләребездә тынычлыклар урнашып, хәерле тормышлар көтәргә язсын барчаларыбызга. Ислам динебез терәк, мәчет ишекләре безләр өчен көне-төне ачык икәннәрен бер дә онытмасак иде…

Нур Хөсәенов. Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*