tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә “Матур азан” бәйгесе узды
Әлмәттә “Матур азан” бәйгесе узды

Әлмәттә “Матур азан” бәйгесе узды

Әлмәт шәһәре Агропоселок микрорайонының “Нурлы” мәчетендә Әлмәт районы мәчетләре мөәзиннәре арасында азан әйтү буенча “Матур азан” бәйгесе узды. Чара Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Исмәгыйль хәзрәт азан укуның өстенлекләре, мәңгелек тормыштагы мөәзиннәргә бирелә торган игелекләр турында сөйләде.

Бәйге вакытында мәртәбәле жюри азан әйтү – намазга чакыруның төгәл, көйле һәм дөрес башкарылуын бәяләде. Шунысы куанычлы: әлеге чарада азан татар мәкаме белән яңгырады һәм бәйгедә катнашучыларның күпчелеге милли дини киемнәрдән килгән иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы мөәзиннәр дип шушылар танылды:

1 нче урын – Илзам Хаҗиев (Агропоселок микрорайоны мәчете),
2 нче урын – Рәис Әхмәтшин (Урсалы мәчете),
3 нче урын – Илфак Шиһапов (Бишмунча авылы мәчете),
4 нче урын – Расих Гайфуллин (Шарлама авылы мәчете)
5 нче урын – Нәгыйм Дәрҗеманов (Кичучат авылы мәчете)

Бәйгедә җиңүчеләр һәм призерлар Әлмәт мөхтәсибәтеннән кыйммәтле бүләкләр, ә катнашучылар – дипломнар һәм “Ансар” хәйрия фондыннан сертификатлар белән бүләкләнде.

Чара Коръән уку һәм Агропоселок микрорайонының “Нурлы” мәчетендә төшке аш белән тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*