Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары билгеле булды
Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияне тапшыру комиссиясе яңадан җыелды.

Алдагы елда премиягә тәкъдим ителгән кандидатлар турында шактый гына күләмле материаллар вакытлы матбугатта да, җирле телевидениедә дә тамашачы һәм укучы хозурына җиткерелгән иде.

Кандидатларны карап чыкканнан соң, комиссия дүрт номинациядә лауреатларны билгеләде.

«Әдәбият» номинациясендә:

1. Балалар язучысы, яшь техниклар станциясе укытучысы Резедә Насих кызы Фәрхетдинова.

2. Шагыйрә, «Белая ворона» әдәби оешмасы җитәкчесе Екатерина Анатольевна Аничкина.

«Журналистика» номинациясендә:

1. Ветеран журналист Анастасия Михайловна Вакатова.

«Сәнгать» номинациясендә:

1. Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Рөстәм улы Таһиров.

2. «Заман» вокаль төркеме җитәкчесе Айнур Фаяз улы Сәйфиев.

«Иҗтимагый һәм мәгърифәт эшчәнлеге» номинациясендә:

1.Әлмәт картиналар галереясы директоры Розалия Равил кызы Минабутдинова.

Тавышлар бертигез санда булуын исәпкә алып, «Әдәбият» һәм «Сәнгать» номинацияләрендә бер премия икешәр лауреатка бүленде.

Лауреатларны чын күңелдән тәбриклибез, иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез!

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*