tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисад саммиты узачак
Казанда XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисад саммиты узачак

Казанда XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисад саммиты узачак

28-30 июль көннәрендә Казанда XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисад саммиты узачак. Саммит Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләре хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы булып тора. Быел саммит катнаш (онлайн һәм офлайн) формада «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәрелә. Эшлекле программаның төп темасы – аңлы рәвештә куллану, шулай ук төп темалардан ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр темаларын атарга мөмкин. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Саммит кысаларында берьюлы берничә мәйданчык оештыра.

Шулай итеп, 28 июль көнне  хәләл сәнәгатенең Халыкара “RUSSIA HALAL EXPO” күргәзмәсен ачу тантанасы була. Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның катнашуы көтелә. RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсе Россия Федерациясендә хәләл индустриясе өлкәсендә иң эреләрдән санала һәм Россия төбәкләренең ислам илләре белән сәүдә, икътисади, социомәдәни элемтәләрне ныгыту, икътисадның “хәләл” сегменты мөмкинлекләрен тәкъдим итү, Россия һәм чит илләрдәге җитештерүчеләрнең хәләл продукциясен һәм хезмәтләрен бәяләү   максатыннан оештырыла. 2018 елда күргәзмәнең экспозициясе 1,4 мең кв. м. мәйданны биләгән булса, 2019 елда ул 5 мең кв.м. тәшкил итте. 2021 елда күргәзмәнең мәйданы, 2 тапкыр артып, 10 мең квадрат метрга җитәчәк. RUSSIA HALAL EXPO 2021 халыкара күргәзмәсе азык-төлек һәм туклану, медицина һәм фармацевтика, косметика һәм химик сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, мәгълүмати технологияләр, финанслар һәм инвестицияләр, киң кулланыштагы товарлар секторлары компанияләрен үз эченә берләштереп, икътисадның барлык өлкәләрен диярлек колачлаячак.

29 июльдә ТР МДНнең “Хәләл” стандарты комитеты Саммит мәйданчыгында “Россия Федерациясендә һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләрендә хәләл сертификацияләү буенча органнарны аккредитацияләү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәле” сессиясен уздыра. Әлеге сессиядә хәләл продукция җитештерүче предприятиеләрнең халыкара базарларга чыгу, сертификацияләүче органнарның хәләл продукция җитештерүче предприятиеләрнең халыкара базарларга чыгуына йогынтысы, Россиянең һәм чит илләрнең сертификацияләүче һәм аккредитация бирүче органнары арасында багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алышу көтелә.

Бу көнне үк “Бердәмлеккә юл. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән хезмәттәшлек кысаларында милли хәләл стандартлары” темасына панель сессия узачак. Анда милли хәләл стандартларын эшләү һәм аларның SMIIC (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты) стандартлары мисалында  халыкара стандартлар таләпләренә туры килү мәсьәләсендә тәкъдимнәр буенча фикер алышу булачак. Биредә шулай ук 704 нче “Хәләл продукциясе һәм хезмәтләре” Проект Техник Комитетының милли хәләл стандартларын эшләү буенча эшчәнлеге перспективаларын да караячаклар. Сессиянең модераторы – Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры, 704 нче “Хәләл продукциясе һәм хезмәтләре” Проект Техник Комитеты Рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин. Спикерлар – Метрология һәм техник җайга салу буенча федераль агентлык (Росстандарт) җитәкчесе Антон Шалаев, SMIIC (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты) Генераль секретаре Ихсан Овют, Федераль аккредитация хезмәте (Росаккредитация) җитәкчесе Назарий Скрыпник, Россия мөфтиләре советы каршындагы “Хәләл” халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге директоры Айдар Газизов, Хәләл аккредитацияләү агентлыгы идарәсе рәисе Зафер Сойлу (Төркия), Президент, ФАО Инвестицияләр үзәгенең аграр сәясәт буенча белгече, Европа реконструкция һәм үсеш банкы консультанты Альберт Дәүлиев.

28-29 июльдә Kazan Summit мәйданында Россиядә беренче тапкыр Ислам финанслары буенча курс узачак. Курс кысаларында «Ислам финанс контрактлары һәм аларны куллану», «Ислам финанслары нигезләре», «Фонд базары белән бәйле булмаган альтернатив инвестицияләр», «Сукукка юнәлтелгән ислам финанс базары» һәм «Ислам индексларына һәм Ислам фондларына юнәлтелгән активлар белән идарә итү» темаларына 5 лекция оештырыла. Курс программасы 6 сәгатькә исәпләнгән. Курс уздыру өчен  ислам финанслары өлкәсендәге халыкара экспертлар җәлеп ителде: инноватор, коуч, финтех ментор һәм Dar Al Sharia консалтинг фирмасына нигез салучы Сохаил Зубаири һәм Бәһрәйн банк эше һәм финанслар институтының ислам финанслары үзәге (BIBF) җитәкчесе Мөҗтәбә Халид. Әлеге курсның максаты – финанс оешмалары хезмәткәрләренең һәм хезмәткәрләренең ислам финанслары өлкәсендә белемен арттыру. Курсны Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы оештыра. Курс тәмамлангач, анда катнашучылар Халыкара үрнәктәге сертификат алачак.

Саммитның беренче көнендә, 28 июльдә, шулай ук «Россия һәм БДБ илләрендә ислам икътисады үсешендә халыкара оешмаларның роле» дигән темага сессия эшли башлый. Бу мәйданчыкта ислам финанс оешмаларының чит ил һәм Россия экспертлары халыкара оешмаларның роле, ислам икътисадын үстерү юллары һәм Россиядә һәм БДБ илләрендә финанс хезмәтләрен алга таба структуралаштыру турында фикер алышачак. Сессиянең модераторы – ислам финанслары буенча эксперт, “Нур инвест” ширкәтен гамәлгә куючы Искәндәр Исхаков. Спикерлар: Хосусый секторны үстерү ислам корпорациясе (ICD) генераль директоры Айман Әмин Сәҗини (Согуд Гарәбстаны); AAOIFI  – ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбен һәм аудитын оештыру оешмасының стандартларны һәм стратегик эшләнмәләрне гамәлгә кертү бүлеге җитәкчесе Ризван Мәлик (Бәһрәйн); Ислам үсеш банкының исәп һәм хисап бүлеге җитәкчесе Хондамир Носратхуҗаев (Согуд Гарәбстаны); Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры (РЦИЭФ) Әнсар Вәлиулла (Россия); «ЭкоИсламикБанк» ЯАҖнең Директорлар советы рәисе (Кыргызстан), М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты доценты Магомед Яндиев (Россия); “Salihin Shariah Advisory” генераль директоры Әхсән Лахсасна (Малайзия). Курсны Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге оештыра.

Моннан тыш, саммитта 28-29 июль көннәрендә Россия ислам институты һәм Ак барс банк “Бай” дип аталган эшлекле интерактив уен уздырачак. Эшлекле өстәл уены уникаль интерактив модель булып тора, аны үзләштерү һәм өйрәнү катнашучыларга бизнес алып бару, инвестицияләү һәм ислам кыйммәтләренә туры китереп финанс грамоталылыгын арттыру өлкәсендә практик тәҗрибә алырга мөмкинлек бирәчәк. Уенга корылган сессия барышында катнашучылар инвестицияләр белән бәйле карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк: 1) Ислам буенча рөхсәт ителгән активларны үз портфеленә сайларга һәм рөхсәт ителмәгәннәрдән дөрес итеп котылырга; 2) һәр мөселманда булырга тиешле финанс белән бәйле максатлар куярга һәм аларга ирешергә; 3) хәзерге вакытта базарда тәкъдим ителгән ислам финанс продуктларын чагыштырырга; 4) ислам буенча бизнес алып бару нигезләренә. Дөньяда әлеге уникаль уенны эшләүче булып сертификацияле шәригать эксперты Камилә Хәйретдинова һәм аның командасы тора. Финанс консультанты Ленар Рахманов мәйданчыкта әйдәп баручыларның берсе булачак.

Саммит кысаларында шулай ук Татарстан мөфтиенең чит илләрдән килгән рәсми затлар белән эшлекле очрашулары көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*