tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә Зәкия Туишевага мемориаль такта ачарга җыеналар
Әлмәттә Зәкия Туишевага мемориаль такта ачарга җыеналар

Әлмәттә Зәкия Туишевага мемориаль такта ачарга җыеналар

9 майда Әлмәт драма театры актриса һәм режиссер Зәкия Туишева хөрмәтенә мемориаль такта ачарга җыена. Театрда «Татар-информ»га сөйләүләренчә, такта Әлмәт, Җәлил урамы, 41А адресы буенча урнаштырыла, элек биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан, Әлмәт театры актрисасы һәм режиссеры, ТАССРның халык артисты Зәкия Хафизовна яшәгән.

Зәкия Туишева 1919 елда Самара өлкәсенең зур булмаган авылында дөньяга килә, Казанда Татар академия театрының актерлык студиясендә укый, ә 1942 елда фронтка китә.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова искәрткәнчә, актриса 23 яшендә фронтка киткән. Сугыштан соң республика театрларында, ә 1951 елда Әлмәт драма театрында актриса булып эшли. 1966 елда аңа режиссер-куючы вазифасын ышанып тапшыралар, һәм ул анда лаеклы ялга киткәнче хезмәт итә. 1990 елда театр иҗади кризис кичерә башлагач, коллективның үтенече буенча театрга баш режиссер сыйфатында әйләнеп кайта.

Зәкия Туишева 99 яшенә өч көн кала вафат була. Ул кырыктан артык спектакль авторы. 2005 елда «Ел хатын-кызы» республика конкурсында «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче була. Ул Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Праганы азат итү өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңү өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Җәлил урамындагы 41А йорты янында мемориаль такта ачылу алдыннан Зәкия Туишева фотосурәтләре белән зур булмаган күргәзмә оештырыла, шулай ук Әлмәт театры артистлары чыгышы тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*