tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узачак
Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узачак

Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узачак

2023 елның 7 маенда Яр Чаллы шәһәрендә Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узачак. Төп приз һәр авырлык категориясендә беренче урынны яулаучылар арасында җирәбә аша уйнатылачак. Ярышларны оештыручылар – Татарстан мөфтияте, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россия һәм Татарстанның көрәш федерацияләре, Яр Чаллы мөхтәсибәте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру максатын куя.

Ярышлар “Витязь” спорт комплексында узачак. Татарстаннан һәм һәм башка төбәкләрдән спортчылар катнашыр, дип көтелә. Турнирга 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдаләре буенча тест узган, медицина белешмәсе алган мөселманнар чакырыла. Спортчылар түбәтәйдән һәм спорт костюмнарыннан булырга тиеш. Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узачак. Ярышларның баш казые булып Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев торачак.

Спортчыларны үлчәү – иртәнге сәгать 8.00дә, турнир 10.00да башлана. Барлык сораулар белән +7 (8552) 56-65-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була (Яр Чаллы мөхтәсибәте).

Шунысы игътибарга лаек: узган турнирда Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Ингушетия, Карачай-Черкесия, Дагыстан, Ырымбур, Самара өлкәләреннән 100 дән артык спортчы катнашты. Төп призга (хаҗга юллама) кул көрәше буенча турнирда 65 кг авырлыкта җиңү яулаган Түбән Камадан 18 яшьлек Шамил Хәкимов лаек булды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*