tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльмира Шакирова: “Конкурс канат куйды”
Эльмира Шакирова: “Конкурс канат куйды”

Эльмира Шакирова: “Конкурс канат куйды”

2014 елдан Казан шәһәрендә “Татарстан Республикасы телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Туган тел» дигән баш астында Бөтенроссия туган тел һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класслар конкурсы уздырыла. Быел әлеге конкурста Ижау шәһәренең 97нче мәктәбендә татар телен укытучы Эльмира Алнур кызы Шакирова катнашты. Ул Казаннан нинди фикерләр, яңалыклар белән кайткан? Аның уй-фикерләрен сезгә дә җиткерәбез.

«Әлеге конкурс хакында миңа иң элек 6нчы гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова әйтте. «Мондый конкурсларда үзеңне сынап карарга кирәк», — дип, киңәшләрен биргәч, конкурска әзерләнә башладым. Иң элек Рәсимә Садыйкова, Рәсилә Габдрахманова, Гөлнирә Гафиевалар белән киңәшләштем. Чөнки алар узган елларда бу конкурста катнаш­тылар. Бик күп дәрес конспектларын өйрәндем, аларны үзебезнең балаларга кулланырдай итеп яраклаш­тырып, яңа ГОСТ таләпләренә туры килерлек итеп әзерләдем. Конкурс­та 10 регионнан килгән татар теле укытучылары катнашты.

Һәрберебез дәрестән бер өзек һәм мастер-класс күрсәттек. Элек конкурсның таләпләре җиңелрәк булган. Быел аны «Ел укытучысы» конкурсына якынрак итеп әзерләгәннәр.
Мин Интернет буенча тест­лар эшләү алымын күрсәттем. Эш тәҗрибәм укытучыларга ошады. Конкурс беткәч тә, яныма кат-кат килеп, бу алым белән кызыксындылар. Минем үземә Чувашиядән килгән укытучының чыгышы бик ошады. Ул әниләр темасына кагылышлы текстлар белән эшләргә өйрәтте. Бездә 8-9нчы сыйныфларда әдәбият бер генә дәрес каралган, әмма теләк булса, шул бер сәгатьне дә бик үтемле итеп уздырырга була, дигән фикер белән кайттым.

Соңыннан конкурста катнашучы укытучылар һәм жюри әгъзалары катнашында түгәрәк өстәл узды. Без монда проблемалар, нинди балалар белән эшләвебез, үзебез эшләгән мәктәп хакында фикер алыштык. Ульян өлкәсендә, Чувашиядә дәресләр саны бездәге кебек кимемәгән.

Мин «Татар теле дәресләрендә информацион-технологияләрне кул­лану» номинациясендә җиң­дем. Беренче урынга Төмәннән килгән укытучы лаек булды. Шунысына да игътибар иттем: конкурста катнашкан укытучылар арасында без, яшьләр, икәү генә идек.
Казаннан мин бик канәгать булып кайттым. Конкурс минем иңнәремә канат куйды, эшкә дәрт өстәде. Конкурс барышында Гөлия Фәргать кызы һәм Әлфия Гафиятулла кызы безгә шундый нык терәк булдылар. Мин киләсе уку елында кабат үземне сынап караячакмын, дигән уй белән кайттым».

Афәрин, Эльмира! Алга таба ирешкәннәр белән генә тукталып калма, тагы да югарырак дәрәҗәле конкурсларда катнашып, җиңүләргә ирешергә язсын.

Рилия Закирова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*