Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Әниемнең җылы кочагы-2022” конкурсында катнашырга чакырабыз!
“Әниемнең җылы кочагы-2022” конкурсында катнашырга чакырабыз!

“Әниемнең җылы кочагы-2022” конкурсында катнашырга чакырабыз!

Бөтендөнья татар конгрессы 24 нче ноябрьдә узачак “Әниләр көне” уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән конкурс игълан итә. Бәйге 3 нче ноябрьдә башлана һәм 27 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр 2 нче декабрь көнне ясалачак.

Конкурс “Әниемнең җылы кочагы” номинациясе буенча өч  категориядә мәктәп укучылары арасында үткәрелә:

1.  1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында;
2.  5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
3.   9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында;

Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурста катнашучы  “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның  шигырен сөйләп, аны видеога яздырырга һәм Вконтакте челтәрендә “Әниемнең җылы кочагы” төркеменә урнаштырырга тиеш.

Конкурсның таләпләрен нигезләмәдән игътибар белән укуыгыз сорала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*