tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эше, холкы, фигыле белән матур укытучы
Эше, холкы, фигыле белән матур укытучы

Эше, холкы, фигыле белән матур укытучы

Төмән өлкәсе Тубыл районы Санниково мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Земфира Исай кызы Рябиковага октябрь аенда 55 яшь тулды. Шаңшы авылында колхозчылар гаиләсендә туып-үскән Земфира Полуяново мәктәбендә белем ала, Тубыл педагогия институтын тәмамлап, үзенең туган мәктәбенә укытырга кайта. Ул үзенең күңел түрендә беренче укытучылары – Җәмилә Гани кызы Туришева һәм Полина Яковлевна Пермитина турында якты истәлекләрен саклый. Язмыш юллары яшь укытучыны Санниково мәктәбенә алып килә, чөнки ул Өстамак авылы егете Нәби белән танышып, гаилә корып җибәрәләр.

Тыйнак һәм сабыр холыклы Земфира коллективка җинел ияләшә, укучылары белән дә уртак тел таба ала, һәрберсенең хәленә керә белә. Гади авыл укытучысының эше гел эзләнүдә уза. Дәресләре кызыклы һәм нәтиҗәле үтсен өчен яңа методик кулланмалар табарга тырыша, тормыштан алган мисаллар белән кызыксындырып, җаваплар табарга өйрәтә. Балалар белән аралашканда бу тәҗрибәле укытучы бик зур саклык һәм тирән кайгыртучанлык белән эш итә. Һәрбер укучысын үз көченә ышанырга һәм үзенә дөрес бәя бирергә өйрәтә. Земфира Исаевна баланы шәхес буларак үстерү юлларына зур игътибар бирә, олы тормышка әзерләүдә кирәкле сәләт, тырышлык, хезмәт сөючәнлек сыйфатларын тәрбияләргә тырыша.

Земфира Исай кызы һәрвакыт үсешкә омтыла, хезмәттәшләренең дәресләрендә катнаша, ачык дәресләр үткәрә, семинарларда чыгышлар ясый, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, курслар үтә. Земфира Исай кызы – милли рухлы татар хатын-кызы. Ул укыган вакытта мәктәптә туган тел дәресләре укытылмаса да, үзенең татарлыгын югалтмаган милләтпәрвәр кеше икәнен таныта. Бик кирәк вакытта үзенең классларында татар теле дәресләрен дә алып барды ул. Үз мөмкинлекләреннән чыгып, дәресләрдә класстан тыш чараларда төбәгебезнең күренекле кешеләре, язучы-шагыйрьләре, халкыбызның гореф-гадәт, йолалары белән таныштырып барырга тырышты. Бу эшендә ул “Яңарыш” газетасы материаллары белән дә файдаланып барды. Әлбәттә, эзләнергә, үзлектән өйрәнергә, күп көч һәм вакыт сарыф итәргә туры килә аңа бу изге эшендә. Ул барысына да өлгерә. Һәрвакыт эзләнүчән, үз эшенә мавыгып бирелгән, укучыларына тирән хөрмәт белән караган бу тынгысыз укытучы – үз эшенең остасы.

Авылда Рябиковлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора. Алар акыллы һәм уңган өч бала тәрбияләп үстерделәр, югары белем бирделәр. Үз көчләре һәм тырышлыклары белән матур зур йорт салдылар, әле дә ныклы хуҗалыкларын алып баралар. Земфира Исай кызы коллективта хөрмәт яулаган укытучы, өйдә уңган хуҗабикә, тугрылыклы хатын, балаларына һәм оныгы Азалиягә игътибарлы, сөекле ана һәм әби.

Безнең Земфира холкы-фигыле, эчкерсез киң күңелле булуы, якты чырае, кешеләргә туганнарча яхшы мөнәсәбәте белән матур ул. Бәхет телим сеңлебезгә, сәламәтлек, уңышлар тормышларын ямьләп торсын.

Нурҗиһан НАЗЫЙРОВА,
Тубыл районы, Санниково авылы.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*