tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның тантаналы ачылышы узды
Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның тантаналы ачылышы узды

Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның тантаналы ачылышы узды

Исегезгә төшерәбез, бүген, 27 май, Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Милли бәйрәмебездә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин, Перьм крае Губернаторы Дмитрий Махонин һәм ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша. Бәйрәмнең төп мәйданчыклары Идел буе районының Три протока авылында урнашкан.

Бәйрәмгә төп сәхнәдән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин һәм Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин старт бирде. Концерт Татарстан һәм Әстерхан өлкәсе артистлары башкаруында театральләштерелгән тамашадан башланды.

Игорь Бабушкин бәйрәм кунакларын сәламләде һәм Бөтенроссия авыл Сабантуен кабул итүнең Әстерхан халкы өчен зур хөрмәт булуын билгеләп үтте. “Без барлык кадерле кунакларыбызны сәламләвебезгә бик шатбыз. Әстерхан халкы һәрвакыт Сабантуйны зур колач белән билгеләп үтә. Бу көтелгән вакыйга безнең җирдә яшәүче 140тан артык милләтне берләштерә, бер зур гаилә кебек”, – дип ассызыклады Губернатор.

“Исәнмесез, кадерле дуслар, Сабан туе кунаклары! Сезне чын күңелдән иң яраткан бәйрәмебез, Сабан туе бәйрәме белән котлыйм. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, тынычлык телим. Зур рәхмәт әйтәсем килә оештыручыларга. Ничек матур итеп оештырылган бу бәйрәм. Сезгә зур рәхмәт!”-, дип сәламләде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерхан татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус бүләк итте. Ачкычлар оешманың Әстерхан татар автономиясе рәисе Динара Мәҗитовага тапшырылды.

Идел буе районының Җәмәле авылында Сабан туеның бөтен йолалары үтәлә: көрәш, ат чабышы, Россия халыкларының милли тәм-томнары, капчык киеп йөгерү, аркан тарту.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*