tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабан туе башланып китте
Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабан туе башланып китте

Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабан туе башланып китте

Бүген, 27 май, Әстерхан өлкәсенең, Идел буе районының Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза.

Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе башланып китте. Милли бәйрәмебездә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин, Перьм крае Губернаторы Дмитрий Махонин һәм ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.

Сабантуй мәйданында күргәзмә-ярминкә эшли. Биредә Татарстан, Дагыстан Республикалары, Ставрополь, Саратов, Волгоград, Әстерхан һ. б. өлкәләрдән кул осталары һәм сатучылар Сабантуй кунакларына үзләренең эшләнмәләрен һәм товарларын тәкъдим итәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*