tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевка “Әстерхан өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” медале бирелде
Васил Шәйхразыевка “Әстерхан өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” медале бирелде

Васил Шәйхразыевка “Әстерхан өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” медале бирелде

Бүген XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында Татарстан Республикасы һәм Әстерхан өлкәсенең дәүләт бүләкләре бирелде.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та бар. Васил Шәйхразыевка Әстерхан губернаторы Игорь Бабушкин “Әстерхан өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” орденының медален тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 27 май, Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Идел буе районының Җәмәле авылында Сабан туеның бөтен йолалары үтәлә: көрәш, ат чабышы, Россия халыкларының милли тәм-томнары, капчык киеп йөгерү, аркан тарту. Бөтенроссия сабантуе, төбәктә этнотуристик маршрутның бер урыны буларак, авылны тәкъдим итүче старт чарасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*