tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсендәге Җәмәле авылы Сабан туенда ат чабышлары узды
Әстерхан өлкәсендәге Җәмәле авылы Сабан туенда ат чабышлары узды

Әстерхан өлкәсендәге Җәмәле авылы Сабан туенда ат чабышлары узды

Бүген Әстерхан өлкәсендә Сабантуй бәйрәме гөрли. Ул берничә мәйданда уза. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Канга авылындагы бәйрәм мәйданында булганнан соң, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин бергә алар Җәмәле авылына килделәр.

Биредә кунаклар, шулай ук, Сабан туе мәйданы белән танышып чыкты. Милли ризыклардан да авыз иттеләр. Җәмәле авылы Сабан туенда төрле милләт вәкилләре бергәләп бәйрәм итә. Алар үзләренең көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен, кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырган. Васил Шәйхразыев белән Игорь Бабушкин алар белән дә танышып чыкты.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мәйданга җыелган халыкны милли бәйрәмебез белән котлады. ” Бу иң көтеп алынган, иң матур бәйрәмнәребезнең берсе. Без Игорь Юрьевич белән бергә, иртәдән үк, шатланып та, сокланып та бәйрәм мәйданнарын карап, бүләкләр тапшырып йөрибез. Милли бәйрәмебезнең иң матур чараларының берсе – ул ат чабышлары.  Мин Татарстанның ат спорты федерациясе рәисе дә. Шуңа күрә ат ярышларының бәһасен дә, кадерен дә яхшы беләм,” – дип белдерде Милли Шура рәисе үз чыгышында.

Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин халыкны Сабан туе бәйрәме белән котлады. Өлкәдә гомер итүче татарларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ат чабышларында җиңүчеләрне бүләкләде. Шулай ук Әстерхан өлкәсендә халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклауда зур өлеш кертүче милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*