tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда татар интеллигенциясе белән очрашу узды
Әстерханда татар интеллигенциясе белән очрашу узды

Әстерханда татар интеллигенциясе белән очрашу узды

Бүген, 26 май, Әстерханда татар интеллигенциясе белән очрашу узды. Әстерхан Дәүләт университетының тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Фәридә Рекешева катнашучыларны университет ректоры исеменнән сәламләде.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Светлана Сафарова, Мәскәү татар җәмәгатьчелеге активисты Рөстәм Ямалиев катнашты.

“Хәерле көн, милләттәшләр! Мин монда булуыма бик шат. Кичә яшь тамашачы театрында концерт программасын карадык. Артистларны озак вакыт халык җибәрмәде. Бу Әстерхан халкы татар мәдәниятенә мәхәббәтләрен саклап кала алган дигәнне аңлата. Без 10 ел элек биредә Федераль Сабан туен уздырдык, быел Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырабыз. Әстерхан шәһәре борынгы чорлардан ук татар дөньясын туплап торучы җирлек. Тарих, мәдәният, икътисад ягыннан да татарларны җыя. Биредә тарихи мәчетләр дә сакланган. Бүген без 4 секциягә бүленеп эш алып барачакбыз. Татар фольклоры, дин әһелләре, рәссамнар, һөнәрчеләр секцияләре эшлиячәк. Барыгызга да уңышлар телим!” – диде Фәрит Уразаев.

Чарада язучы Газинур Морат үз шигырьләрен яңгыратты. Җырчы Гөлзада Сафиуллина чыгыш ясап безнең телебезне, динебезне, телебезне югалтырга хакыбыз юк дип белдерде.

Очрашу кысаларында күргәзмә дә оештырылды.

Әстерхан татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның генераль партнеры эшмәкәр Наталья Батаева белән таныштырды.

“Безнең Әстерханда метислар күп. Миндә дә Казан татарлары каны ага.Татар телен белмәсәм дә, миңа татар дусларым бик якын. Мин аларны бик яратам. Һәр милләтнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Без татарлардан хуҗалыкчыл, тормышка дөрес карашлы булырга өйрәнә алабыз” – диде Наталья Батаева үз чыгышында.

Татар интеллигенциясе белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров япты. Ул оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*