tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры Финляндиядән чакыру алган
Әтнә театры Финляндиядән чакыру алган

Әтнә театры Финляндиядән чакыру алган

Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Финляндиядә яшәүче татарлардан чакыру алган. «Быел ноябрь аенда театрны Финляндиядә көтәләр», – дип хәбәр итә театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Гөлүсә Батталова.
Әтнә театры Хельсинкига Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» драмасын алып барачак. Спектакльнең режиссеры – театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев.
«Әтнә театрының бу беренче генә чит илгә чыгуы түгел, узган ел көз театр Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә гастрольләрдә булып, «Гүзәлем Әсәл» спектаклен тәкъдим иткән иде», – ди театр җитәкчелеге.
Әтнә театры – Россиядә авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер дәүләт театры. Бу сезонны Әтнә театры 100 еллыгын бәйрәм итеп каршылады.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*