tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә ачык дәрес узды
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә ачык дәрес узды

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә ачык дәрес узды

28 нче мартта, Рәҗәб аеның 21 нче көнендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә методик көннәр кысаларында ачык дәресләр узды.

Ачык дәрескә килгән Диния нәзарәте, Россия ислам институты, башка мәдрәсә, үзәк вәкилләре дәресләрнең югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклап үттеләр.

Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, “Россия ислам институты” уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым Гыйззәтуллина, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәнең директор урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев, Әхмәд Һади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге директор урынбасары Илфат хәзрәт Вәлиев дәресләргә карата бары уңай фикерләрен генә җиткерделәр.
Ике дәрес тә дәрескә куелган төп таләпләрне исәпкә алып үткәрелде: актуальләштерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, йомгаклау өлешләре дөрес оештырылды.

Гарәп теле буенча практик дәресне тәҗрибәле укытучы Хайбутдинова Илсөя Равил кызы алып барды. Илсөя ханым әлеге мәдрәсәдә 2003 елдан бирле эшли. Дәрес мәдрәсәнең 2 курс студентлары (кызлары) белән уздырылды.

Гарәп теле дәресендә аерым сүзләр, җөмләләр, текст белән эш оештырылды. Дәрестә экран, китап, сүзлек белән эш тә уңай алып барылды, ныгыту өлешендә уен формасы уңышлы, отышлы кулланылды.

Коръән тәфсире дәресен Яруллин Айрат Габдулла улы алып барды (ул Казан дәүләт педагогика университетын, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган тәҗрибәле, хөрмәтле укытучы).

Коръән тәфсире дәресендә студентлар махсус дәреслек белән эшләделәр (әлеге дәреслек “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе укытучылары тарафыннан махсус әзерләгән). Дәрестә шулай ук презентация уңышлы, нәтиҗәле кулланылды.

Дәрескә килгән һәр җитәкче, укытучы мәдрәсә студентларының гарәп телендә дәрестә иркен сөйләшүен, Коръән сүрәләрен дөрес укуын билгеләп үттеләр.

Методик көнне йомгаклап Аяз хәзрәт Мингалиев гарәп теле дәресләрендә татар теле белән предметара бәйләнеш булырга тиешлеген, Нәзирә ханым Гыйззәтуллина һәр дәреснең я ныгыту, я йомгаклау өлешендә әлеге дәрестә алган белемнәрнең киләчәктә имам-хатыйп булып эшләгәндә яки ислам фәннәрен укытканда ничек кулланып булуына басып ясарга кирәклеген ассызыклап үтте.

Искәрмә: Мәдрәсә Казан шәһәренең Тукай урамында, 34 нче йортта урнашкан. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең директоры – Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары – озак еллар әлеге уку йортында җитәкчелек иткән тәҗрибәле җитәкчеләр Наил хәзрәт Яруллин һәм Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*