tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры танылган шагыйрә Гөлүсә Батталованың дебют пьесасын сәхнәләштерде
Әтнә театры танылган шагыйрә Гөлүсә Батталованың дебют пьесасын сәхнәләштерде

Әтнә театры танылган шагыйрә Гөлүсә Батталованың дебют пьесасын сәхнәләштерде

Әтнә театры танылган шагыйрә Гөлүсә Батталованың дебют пьесасын сәхнәләштерде. Спектакль «Җомга базары» дип атала.

«Җомга базары» спектакленең премьерасы кичә Әтнә театрында үтте. Бүген премьераның икенче көне. Спектакльнең режиссеры — Рамил Фазлыев. Рәссам — Сергей Скоморохов, композитор — Марат Әхмәтшин, хореограф — Резеда Муллагалиева.

Спектакльнең исеме Әтнәнең мәшһүр җомга базарыннан алынган. Әсәрнең кайбер персонажлары да Әтнә ягының танылган шәхесләре. Гөлүсә легендар персонажларга бәйле тарихны бүгенге авылга күчереп дәвам иткән.

«Моңа кадәр без Гөлүсәне республиканың иң дәрәҗәле шагыйрәләреннән дип кенә белә идек. Аның шигырьләрендә тирән мәгънә ята. Бүген без Гөлүсәне драматургия ягыннан ачтык. Бу тарихи вакыйга», — диде сәхнәгә чыгып Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов.

«Спектакльдә музыкаль манзара кебек кенә күрсәтелсә дә, биредә тарих та бар. Залда утыручылар арасында Гатаулла байны да белмәүчеләр бардыр. Күмәчче Хәким дә, Зәбир дә чынбарлыкта яшәгән персонажлар. Без биредә бүгенге проблемаларыбызны да, Әтнәнең матур якларын да күрдек», — дип дәвам итте ул һәм театрга рәхмәтләрен җиткерде.

Премьерадан соң Гөлүсә Батталова сәхнәгә чыгып театр коллективына рәхмәт әйтте. «Бу пьесаның ничек язылганын театр коллективы күреп торды. Мин аны театрга алып килгәндә дөньядагы иң гениаль пьеса дип уйлаган идем. Әмма режиссер һәм театр труппасы белән укыганнан соң аның куярга яраксызлыгын аңладым», — диде ул.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*