tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде
“Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде

“Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде

Россия мөселманнарының төп дини басмасы – “Шура” альманахының 30-нчы саны дөнья күрде. Әлеге журналның яңа санында сынаулар, диннең кыйммәте хакында, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, бала тәрбияләү, гаиләне саклау, вакытны исраф итмәү, ватанны сөю, хөсетлек чире, яшерен гыйлем һәм башка темалар турында үрнәк вәгазьләр тәкъдим ителгән. Аерым игътибар, әлеге сан Мәүлид аена туры килгәнлектән, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына багышланган кыйссалардан, “Җирдәгеләргә мәрхәмәтле булу”, “Пәйгамбәребез – олуг үрнәк иясе” кебек тематик җомга вәгазьләренә бирелгән.

Альманахта шулай ук мөселманнар тормышы өчен актуаль булган фәтвалар, татар халкы тарихына багышланган мәкаләләр, нәсыйхәтләр урын алган. Басмада “Үрнәк зат” рубрикасында Зөбәер бине Гәввам радыяллаһу ганһе турында мәкалә бирелгән. Укучылар “Шура”ның бу санында Эстония мөселманнары тарихын укып, татар халкының төньяк Балтыйк буе илләренә Ислам динен алып килүе белән таныша ала. “Мирас”, “Тәфсир”, “Фән”, “Нәсыйхәт”, “Әдәбият” сәхифәләреннән тыш, журналда Мәүлид ән-Нәби уңаеннан махсус рубрика да булдырылган.

Исегезгә төшерәбез, “Шура” альманахы – XX гасыр башында нигез салынган уникаль басма, аны чыгару белән “Хозур” нәшрият йорты шөгыльләнә. Безнең көннәрдә альманахның һәр саны 2000 данә тираж белән дөнья күрә һәм ул Татарстанның һәрбер имамына бушлай бирелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*