tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры үзгә бер дөнья ул, аның хәтта тамашачысы да башка
Әтнә театры үзгә бер дөнья ул, аның хәтта тамашачысы да башка

Әтнә театры үзгә бер дөнья ул, аның хәтта тамашачысы да башка

Әтнә театры үзгә бер дөнья ул. Анда бар да башкача, хәтта тамашачысы да. Бу арттыру да, төчеләнү дә түгел. Ничек бар – шулай. Хәй Вахит әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Беренче мәхәббәт» спектаклен карагач, без үзебез дә моңа тагын бер кат инандык.

Әйтерсең лә әтнәлеләр үзеңне театрда ничек тотарга, классик әсәр белән ничек эш итәргә, гомумән, тормыштан тәм табарга өйрәттеләр. Спектакль-сабак әнә шулай була торгандыр ул. Ни өчен сабакмы? Чөнки сәхнә түрендә мәктәп парталары, өч яктан да сыйныф такталары урнаштырылган иде. Шулай итеп, Хәй Вахит әсәре буенча «Беренче мәхәббәт» дәресе башланып китте. Иң әүвәл без беренче куелыш һәм беренче актерларның тавышын ишеттек. Ни өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев нәкъ менә Әтнәдә әлеге пьесаны яңадан куярга алынганмы? Моның да үз хикмәте бар.

Әлеге пьеса Камал театрында беренче тапкыр 1960 елда сәхнәләштерелә. Режиссер Рәфкать Бикчәнтәев (чыгышы белән Әтнә районы Бәрәскә авылыннан) Рәхилә роленә ул чакта театр студиясенең 2 курс студенты Наилә Гәрәеваны чакыра. Интервьюларында актриса ул чакларны «Әлеге рольгә мине алуы Рәфкатьнең батырлыгы булды. Ул чакта әле татар телен дә камил дәрәҗәдә белми идем кебек. Хәй Вахитның беренче сәхнә әсәре шулкадәр заманча иде! Театрга әлеге спектакль яңа сулыш бирде, тамашачы бик әйбәт кабул итте. Минем өчен дә сәхнәдә Шәүкәт Биктимеров кебек олпат артистлар белән уйнау үзе бер мәктәп булды,» – дип искә ала.

Әлеге постановка өчен әсәрнең авторы Хәй Вахит һәм режиссер Рифкать Бикчәнтәев Тукай премиясенә лаек була. Спектакльне чыгарганда режиссер белән яшь кыз Наилә Гәрәева арасында мәхәббәт уты кабына һәм алар бер елдан гаилә коралар. Шушы мәхәббәтнең җимеше – Фәрит Бикчәнтәев беренче куелышка 60 ел тулганда, театр режиссурасын яңа баскычка күтәргән әсәрне кабат сәхнәгә менгезде һәм аны ТАССРның – 100, Әтнәнең – 30, Гомәр Мәрдәновның тууына 90 ел тулуга багышлады.

Бер караганда, совет чорында язылган пьеса бүгенге вазгыятькә туры килми дә кебек. Әмма «укырга кергәнче колхозга булышырга кирәк», «көтүче булу зур дәрәҗә ул» кебек гыйбарәләр нишләптер колакны ярмый. Колхоз көтүен көткән яшьләрнең үзешчән сәнгатьне уйлаулары, һиндчә бию әзерләүләре үзенә бер мәзәк. Күпме буын һинд кинолары тәэсирендә үсте ләбаса! Үзешчән сәнгать дигәннән, аутентик бию дигәне белән артистлар күзләрдән яшь чыкканчы көлдерделәр. Бу җәһәттән сәхнәгә аналар җылылыгын алып менгән Рәзинә Заһидуллинаны, бөтен җаны-тәне белән уйнаган, кашларына кадәр тик тотмаган Фаяз Хөсәеновны, төп геройлар – яшьлек дуамаллыгын, саф хисләрне тамашачыга җиткерә алган Айдар Вәлиев белән Сиренә Хисмәтуллинаны, ата – Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллинны искә алырга кирәктер. Һәм, әлбәттә, Риваль Хисмәтуллинны. Госман образы һәм Әтнә куелышы турында театр тәнкыйтьчесе Гөлшат Фәттахова менә нәрсә ди:

– Мәктәп партасы, тактасы – уңышлы сценографик алым. Бер яктан тормыш мәктәбенә ишарәли, чөнки Рәхилә әсәрдә тормыш мәктәбе үтә, кешеләрне танырга, үз-үзен аңларга өйрәнә. Икенче яктан, акбур белән язылганны сөртергә була, ә менә тормыштагы синең карарларыңны алай җиңел генә юкка чыгарып булмый. Менә бу фикер постановкада бик ачык яңгырый. Госман роленә яңача караш тәэсирләндерде. Ул хәзер явыз образ түгел, ә ниндидер булмаган, беркадәр пешмәгән кеше дә әле. Аңа элеккеге куелышлардагы кебек нәфрәтләнмисең, киресенчә, кызганасың. Үткәнебезгә, кешеләргә караш кызыклы. Чыннан да, коммунизм турында фикерләр, алдынгы булырга омтылу, доярка эше абруйлы дигән сүзләр хәзер көлке, ләкин бит аларда ирония юк, шул чорга хөрмәт сизелә хәтта. Чөнки нинди генә чорда яшәсә дә, кеше  кеше булып кала инде ул. Нәрсә ошамадымы? Тулаем алганда, барысы да ошады. Ә килмәгән җирләре тора-бара килешеп бетәр. Чөнки без беренче куелышны гына карадык.

Мөгаен, әлеге әсәрнең сюжетын аңлату кирәк тә түгелдер. Кыскача әйткәндә, Рәхиләгә ике егет арасында сайларга туры килә. Аның берсен ул ярата, икенчесе – тормыш итәргә җайлы кеше. Яратканының исә аның туган абыйсы булуы ачыклана. Инде бар да бетте дигәндә, Рәхиләнең балалар йортыннан алынган бала булуы беленә. Кыскасы, сюжет – үзе бер һинд киносы. Нишләп аны халык тын да алмый карый, актерлар белән хисләр дөньясына чума соң? Гөлшат Фәттахова әйтмешли, без – барыбыз да кешеләр һәм беренче мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләбез. Шул ук вакытта күбебез тормышта беренче мәхәббәтен сайламый. Бу җәһәттән режиссер тормышта мәхәббәт калмады, яратуның нәрсә икәнен оныттык дип тә кисәтмәдеме икән әле безне? Шуңа спектакльдә тамашачы герой белән үзен чагыштырып әле елый, әле көлә микән?

Тын да алмый караучы тамашачы турында берничә сүз. Мөгаен, иң ихлас тамашачы Әтнә театрындадыр ул. Ике сәгать дәвамында ник берсенең телефоны шалтырасын, ник шунда берсе кәнфит кәгазе кыштырдатсын! Сөйләшкән тавыш та ишетелми ичмасам. Шәхсән минем өчен бу үзенә күрә бер ачыш булды. Бер гасырлык театры булган як, чыннан да, зәвыклы дими, тагын ни дисең?! Әтнә театры директоры урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова Әтнә тамашачысын берничә төркемгә бүлеп карый. Биредә гурманнар, фанатлар, соңгы вагонга сикерүчеләр яши икән. Гурман дигәннәре әзерлекле, һәр премьерага билетны алдан сатып алып куя. Фанатларны исә билет бәясе, урыннары ничәнче рәттә булуы аз кызыксындыра. Алар бер спектакльне берничә тапкыр карарга мөмкин. Соңгы вагонга сикерүчеләре, исеменнән үк аңлашылганча, соңгы моментта театрга килеп керүчеләр, өстәмә урындыкка да риза булучылар инде. Гөлүсә Батталова әйтүенчә, аларның барысын да театрга чиксез мәхәббәт берләштерә. Артислары да шундый мәхәббәтле аның. Баш режиссерлары Рамил Фазлыев әйтүенчә, авылда урнашкан театрда бары тик фанатлар гына эшли ала. Ә инде режиссер дөньясы – үзе бер тема. Анысын киләсе саннарга калдырыйк.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*